news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Ростов-Донда тәкъдим ителә

Иртән Васил Шәйхразиевны Ростов-Дон шәһәре аэропортында чәк-чәкләр белән милләттәшләребез каршы алды.

Татар халкының үсеш стратегиясе эскизы Ростов-Донда тәкъдим ителә
tatar-congress.org

(Казан, 17 февраль, "Татар-информ"). Буген Ростов-Дон шәһәрендә Көньяк һәм Төньяк Кавказ Федераль округында яшәүче татар иҗтимагый вәкилләре җыелды. Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев аларны татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән таныштырачак. Бу Россия төбәкләрендә уза торган икенче шундый очрашу, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы. 

"Иртән Васил Шәйхразиевны Ростов-Дон шәһәре аэропортында чәк-чәкләр белән милләттәшләребез каршы алды. Милли Шура рәисенең көн тәртибендә шулай ук татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре белән түгәрәк өстәл янында сөйләшү планлаштырылган. Моннан тыш, ул Ростов өлкәсе губернаторы урынбасары Василий Рудой белән дә очрашачак", - диелә конгресс хәбәрендә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot