news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Сахалинда да фикер алышу булган

Стратегия буенча очрашулар җиде федераль округта узды һәм 2500дән артык активист катнашты.

Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Сахалинда да фикер алышу булган
Рамиль Гали

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татар халкының үсеш стратегиясе буенча фикер алышу, Ерак Көнчыгыш федераль округын да кертеп, җиде федераль округта узды. Бу турыда Татарстан Премьер-министры урынбасары, «Милли Шура» рәисе Васил Шәйхразиев «Татар-информ» агентлыгы өчен «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Стратегия буенча фикер алышуны Татарстаннан башладык. Аннан җиде федераль округка чыктык», — диде республика вице-премьеры.

Беренче очрашу февраль уртасында Екатеринбургта узды, анда Урал төбәге татар берләшмәсенең 1200 вәкиле килде. Аннары Ростов-на-Дону, Уфа, Томск һәм Сахалинда очрашулар узды.

«Сахалин, Ерак Көнчыгыш федераль округында 100 активистны җыйдык, чөнки бу округта 52 мең татар яши. Аңа кадәр 42 мең иде, әмма хәзер ике төбәк кушылды, шуңа алар артты», - диде Васил Шәйхразиев.

Уфада махсус очрашу оештырылды, чөнки анда миллионга якын татар яши диде ул.

«Уфада «Нур» драма театрына 450 татар килде. 2010 елда халык санын алу нәтиҗәләре буенча Россиядә 5 миллион 300 мең татар яши. Татарстанда 2 миллионнан артык татар яши, Башкортстанда – миллионнан артык. Шуңа күрә анда Идел федераль округыннан тыш аерым очрашу оештырдык», — диде Васил Шәйхразиев.

Интервьюның телевизион версиясен «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында «Татарстан 24» телеканалында шимбә 18:30дә һәм якшәмбе 13.30дә карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100