news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Россия регионнарында фикер алышу - график

24 февральдә үсеш стратегиясе эскизы Идел буе федераль округында тәкъдим ителәчәк.

Татар халкының үсеш стратегиясе буенча Россия регионнарында фикер алышу - график
tatar-congress.org

(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). 2019 елның февраль аеннан башлап апрель аена кадәр Россия Федерациясе төбәкләрендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Советы Рәисе Васил Шәйхразиев катнашында татар иҗтимагый оешмалары активы белән округ утырышлары уза. Әлеге чараларда Татарстаннан читтә яшәүче ватандашлар татар халкының үсеш стратегиясе эскизы белән таныша алалар. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Беренче очрашу 16 февраль көнне Екатеринбург шәһәрендә узды. Монда, Урал федераль округы татарлары форумында беренче тапкыр стратегик документ эскизы тәкъдим ителде. Чарада Курган, Свердловск, Чиләбе, Төмән өлкәләре һәм ХМАО-Югра һәм ЯНАО татарлары катнашты.

17 февральдә Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округында Ростов-Дон шәһәрендә татар халкының үсеш стратегиясе эскизы презентациясе узды. Бирегә Адыгей, Кырым, Дагыстан, Төньяк Осетия, КБР, КЧР, Краснодар крае, Ставропольск крае, Әстерхан өлкәсе, Волгоград, Ростов өлкәләрендәге ватандашлары җыелды.

24 февральдә үсеш стратегиясе эскизын Идел буе федераль округында тәкъдим итәчәкләр. Тәкъдим итү Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә узачак.

3 мартта тәкъдим итү Томск шәһәрендә узачак. Монда Алтай, Тыва, Алтай, Красноярск крайлары, Иркутск, Кемерово, Новосибирск, Омск, Томск өлкәләреннән ватандашлар җыелачак.

6 мартта Ерак Көнчыгыш округыннан килгән ватандашлар Көньяк Сахалинск шәһәрендә эскиз белән танышачак. Анда Саха (Якутия) республикасында, Камчатка крае, Приморье крае, Хабаровск крае, Магадан өлкәсе, Сахалин өлкәсе, Бурятия Республикасы һәм Байкал крае татарлары документ буенча фикер алышу өчен очрашачак.

Шулай ук март аенда Ленинград өлкәсендә татар халкының үсеш стратегиясе эскизы турында да фикер алышачаклар. Бирегә Карелия Республикасыннан, Коми Республикасыннан, Архангельск, Калининград өлкәсеннән, Ненец автономияле округыннан, Санкт-Петербург шәһәреннән татарлар киләчәк.

Очрашу Самара шәһәрендә дә узачак. Биредә татар халкының үсеш стратегиясе эскизын Самара өлкәсе, Мордовия Республикасы, Оренбург, Пенза, Саратов, Ульяновск өлкәләре татарлары өчен тәкъдим итәчәкләр.

22 мартта чара Йошкар-Ола шәһәрендә узачак, анда Марий Эл Республикасыннан, Чуваш Республикасыннан, Киров һәм Түбән Новгород өлкәләреннән вәкилләр катнашачак.

Шулай ук Иваново шәһәрендә Үзәк федераль шәһәрдә очрашу планлаштырылган. Монда Владимир, Воронеж, Иваново, Калуга, Кострома, Мәскәү, Рязань, Смоленск, Тамбов, Тверь, Тула, Ярославль өлкәләреннән һәм Мәскәү шәһәреннән килгән ватандашлар татар халкының үсеш стратегиясе турында фикер алышачак.

Апрель аенда татар халкының стратегиясе эскизы Пермь крае һәм Удмуртия Республикасы татарлары өчен тәкъдим ителәчәк.

Исегезгә төшерәбез, гыйнвар аенда Арча, Чаллы, Бөгелмә, Буа, Нурлат шәһәрләрендә документ эскизына багышланган иҗтимагый фикер алышулар узды. Фикер алышу барышында һәм соңрак кертелгән тәкъдимнәр эшләүчеләр тарафыннан каралды һәм эскизга кертелде. Әлеге стратегия эскизы Бөтендөнья татар конгрессының рәсми сайтында урнаштырылган.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100