news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халкының үсеш стратегиясе Болгарда исламны кабул иткән көнне тәкъдим ителәчәк

Васил Шәйхразиев стратегия проектын 15 июньдә «Изге Болгар җыены» съездында тәкъдим итәргә планлаштыра.

Татар халкының үсеш стратегиясе Болгарда исламны кабул иткән көнне тәкъдим ителәчәк
Рамиль Гали

(Казан, 16 март, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Татар халкының үсеш стратегиясен 15 июньдә Идел Болгарында исламны рәсми кабул иткән көнне тәкъдим итәчәкләр. Бу турыда Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев «Татар-информ» агентлыгы өчен «Татмедиа» АҖ генераль директоры Андрей Кузьминга биргән интервьюсында сөйләде.

«Безнең бурыч — 1 июньдә проектны әзерләп бетерү. 15 июньдә «Изге Болгар җыены» булачак, анда 50 мең кеше киләчәк, аларның күпчелеге татарлар булачак. Безнең газета аша аларга проектны тәкъдим итәргә һәм проект буенча фикер алышуга күчәргә телибез. Ул 1 августка кадәр дәвам итәчәк», — диде Татарстан вице-премьеры.

  • «Изге Болгар җыены» мөселманнар съезды ел саен Идел Болгарында исламны рәсми кабул иткән көн уңаеннан үткәрелә. 2017 елда бу чарага бөтен Россиядән 40 мең мөселман килде.

Васил Шәйхразиев Татар халкының үсеш стратегиясе 2019 елның 30 августында кабул ителәчәк, дип хәбәр итте.

«30 августта – Татарстан Республикасы көнендә Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү дөрес булачак. Беренче эскиз Арча районында тәкъдим ителде. 15 июньдә Идел Болгарында исламны рәсми кабул иткән көнне проект буенча фикер алышу башланачак. Проект  Республика көнендә расланачак», — диде Татарстан Премьер-министры урынбасары.

Интервьюның телевизион версиясен «Андрей Кузьмин белән галстуксыз интервью» программасында «Татарстан 24» телеканалында шимбә 18:30дә һәм якшәмбе 13.30дә карарга мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100