news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халкының үсеш стратегиясе 2 миллион нөсхәдә басылып чыгачак

Ул һәр татар гаиләсендә булырга тиеш, диде Васил Шәйхразиев.

Татар халкының үсеш стратегиясе 2 миллион нөсхәдә басылып чыгачак
архив/Салават Камалетдинов

 (Казан, 25 май, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Татар халкының үсеш стратегиясе кабул ителгәннән соң, аны ике миллион нөсхәдә брошюра форматында бастырып, татар халкына тәкъдим итү планлаштырыла. Бу хакта "Татар-информ"га биргән интервьюсында Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев әйтте.

"Стратегияне 30 августтан соң халкыбызга тәкъдим иткәч, аны брошюра, китап итеп чыгарырга уйлыйбыз. Документ 60 бит чамасы булачак. Дөньяда сигез миллион татар яши икән, аны уртача дүрткә, ягъни һәр татар гаиләсенә дип бүлсәк, безгә ике миллионлап брошюра чыгарырга кирәк булыр", - диде Милли Шура рәисе.

Татар халкының үсеш стратегиясе һәрбер татар гаиләсендә булырга һәм милли үзаңны үстерергә ярдәм итәргә тиеш, диде ул. "Һәр кеше “бу стратегия минем өчен язылган, әгәр дә мин эшләмәсәм, милләтебез, телебез, илебез бетү куркынычы алдында калыр” дип, үзаңына кертергә тиеш", - дип искәртте Васил Шәйхразиев.

Милли Шура рәисе белән интервьюның тулы вариантын иртәгә, 26 май көнне, "Интертат" электрон газетасыннан укып булачак.

  • Татар халкының үсеш стратегиясен кабул итү бурычын Бөтендөнья татар конгрессы алдына 2018 елда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов куйды. Стратегиягә керергә тиешле мәсьәләләрне барлау өчен конгресс республика районнарында һәм Россия төбәкләрендә татар җәмәгатьчелеге белән фикерләшүләр оештырды, әзер тупланмаларны эскиз рәвешендә халыкка тәкъдим итте.
  • Хәзерге вакытта шул эскизлар нигезендә Татар халкының үсеш стратегиясе проекты эшләнә, ул 13 июнь көнне Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучыларга, ә 15 июнь көнне Изге Болгар җыенында татар халкына тәкъдим ителәчәк. Стратегияне кабул итү 30 август, Татарстан Республикасы көненә планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100