Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар халкының милли үзенчәлеген саклау дәүләт программасы расланды
Программаны финанслау елына 32 млн сумнан 100 млн сумга кадәр җитте.
(Казан, 25 август, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын 2020-2023 елга раслады. Карар бүген кабул ителде, дип хәбәр итте «Татар-информ» га Татарстан Республикасы премьер-министры урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев.
Вице-премьер аңлатуынча, бу программа — 2014 елдан гамәлдә булган программаның яңартылган варианты гына түгел, ә өр-яңадан язылган дәүләт программасы. Аның нигезе итеп татар җәмәгатьчелеге тәкъдимнәре алынган.
«Татар халкының үсеш стратегиясе» эскизын Татарстанда, Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдәге татар җәмәгатьчелегенә күрсәткәннән соң, безгә бик күп фикер-тәкъдимнәр, киңәшләр килеп иреште. Яңа программага шушы тәкъдимнәрне керттек», — дип аңлатты Шәйхразиев.
Билгеле булганча, Татарстан Президенты хуплавы белән, «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау» дәүләт программасын финанслау да арттырылды — ул елына 32 млн сумнан 100 млн сумга кадәр җитте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз