Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар халкы үз туган телендә сөйләшми икән, без юкка эшлибез дигән сүз – Разил Вәлиев
«Дулкыннар» республикакүләм бәйгесенең гала-концертында лауреатларны Разил Вәлиев котлады.
(Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). “Без законнар язабыз, дәүләт программалары әзерлибез, әмма да ләкин, законнар язып та, программалар әзерләп тә, татар халкы татар телендә сөйләшми икән – димәк, безнең бөтен кылган гамәлләребез юкка чыга, без юкка эшлибез дигән сүз”, - дип, үз эшләренә катгый таләп куйды Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстанның халык шагыйре Разил Вәлиев «Дулкыннар» республикакүләм бәйгесендә. Ул әлеге бәйгедә үз эшенең дә нәтиҗәсен күреп, укытучыларның фидакарь хезмәтләренә дә сокланып, балаларга рәхмәтле булып утыруын әйтте.
Быел бәйге Разил Вәлиев иҗатына багышланган иде, һәм 500дән артык бала аның шигырьләрен әзерләп килгән. Гран-при да “Нәфис сүз” номинациясендә тапшырылды. Бәйгенең иң зур бүләген Арча малае Таһир Кәримовка Разил Исмәгыйлевич үзе тапшырды һәм Рафаэль Сәхәбиев башкаруындагы җыр тексты буларак күпләргә мәгълүм шигырен сөйләп, нәфис сүз патшалык иткән бәйгегә йомгак ясады:
“...Туган телдә җырлый чишмә,
Туган телдә шаулый таллар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган җирем мине аңлар.
Туган телдә дәшсәм генә,
Туган халкым мине аңлар”.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз