news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халкы үсеше стратегиясенең өстәмәләр кертелгән эскизы тәкъдим ителде

Стратегияне быел август аенда кабул итәргә планлаштырыла.

Татар халкы үсеше стратегиясенең өстәмәләр кертелгән эскизы тәкъдим ителде
tatar-congress.org

(Казан, 5 апрель, "Татар-информ"). Бөтендөнья татар конгрессының сайтында Татар халкы үсеше стратегиясенең өстәмәләр кертелгән эскизы тәкъдим ителде.

Аның белән сылтама аша танышырга мөмкин - Милли үсеш стратегиясенең өстәмәләр кертелгән эскизы

Биредә стратегиянең максаты, ниегезе һәм тормышка ашыру юллары белән танышырга мөмкин. 

  • Татар халкының үсеш стратегиясе эскизын киң җәмәгатьчелеккә Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев тәкъдим итте. Стратегия төзү бурычын конгресска ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов билгеләде.
  • Февраль аеннан Бөтендөнья татар конгрессы төзегән "Татар милләтенең үсеш стратегиясе" эскизы буенча очрашулар Россия төбәкләрендә үткәрелә башлады. Стратегияне быел август аенда кабул итәргә планлаштырыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100