news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча яңа дәреслекләр чыгачак

Тагын берничә предметтан дәреслекләрне яңарту күздә тотыла.

Татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча яңа дәреслекләр чыгачак
gossov.tatarstan.ru

(Казан, 15 июнь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча яңа дәреслекләр чыгачак. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитетының киңәйтелгән утырышында республика Премьер-министры урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов хәбәр итте.

“Милли-төбәк белем бирү программасы яңартылды. 5 нче һәм 6 нчы, 7 нче сыйныфлар өчен татар халкы һәм Татарстан тарихы буенча яңа дәреслекләр әзерләнде. Башлангыч мәктәпләр өчен “Татарстан мирасы” укыту әсбабы булдырылды. Сынлы сәнгать, әйләнә-тирә мохит предметларыннан да яңа дәреслекләр әзерләнә. Аларда безнең җирле материаллар урын алачак. Татарстан георгафиясеннән дә  яңа дәреслек әзерләнә”, – диде министр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot