news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар халкы һәм киң җәмәгатьчелек Илфак Шиһапов белән хушлашты

Танылган журналист, продюсер кичә Бондаренко урамындагы үз фатирында, урын өстендә вафат булган иде.

Татар халкы һәм киң җәмәгатьчелек Илфак Шиһапов белән хушлашты
Рамиль Гали

(Казан, 31 май, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Кичә күренекле журналист, продюсер Илфак Шиһапов якты дөньядан китте. Ул үз фатирында, урын өстенә ятып вафат булган. Мәрхүм белән хушлашу чарасы бүген аның соңгы эшләгән эш урыны – “Шәһри Казан” газетасы редакциясендә булды. Соңгы юлга озатырга килүчеләр арасында Илфак Шиһаповның озак еллар бергә яшәгән хатыны Илсөя Бәдретдинова, журналистлар, язучылар, сәнгать әһелләре, җырчылар белән беррәттән, гади халык та күп иде.

"Илфакның милли җанлы, олпат шәхес икәнен еллар узган саен гына тирәнрәк аңларбыз, – диде “Шәһри Казан” газетасы редакторы Гөлнара Сабирова. – Ул нинди генә жанрда иҗат итсә дә, йә елата, йә көлдерә иде, берәүне дә битараф калдырмады. Илфакның иң зур сәләте – кешене битараф калдырмауда. Илфак яшәргә ашкынды, шушы ашкынуы аны талкыткандыр да. Ялгышлары да бар иде. Ул үзенең хаталарын таныды, аңлады. 18 май көнне соңгы очрашуыбызда озак итеп сөйләшеп утырдык. Шунда да ул ялгышларын төзәтергә омтылыуын әйтте. Ходай аның бу хаталарын үзе кичерсен".

Илфак Илдус улы Шиһапов туган ягында – Лениногорск районының Иске Иштирәк авылында җирләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, Иштирәктә Илфакның 78 яшьлек әнисе – Асия апа яши.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100