news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Татар халкы Мәхмүт Әхмәтҗанов белән хушлаша
83 яшендә күренекле язучыбыз, педагогик һәм публицист Мәхмүт Әхмәтҗанов арабыздан китеп барды
Скопировать ссылку
(Казан, 5 апрель, “Татар-информ”). Кичә 83 яшендә күренекле язучыбыз, педагогик һәм публицист Мәхмүт Әхмәтҗанов арабыздан китеп барды.
Мәхмүт Рәхим улы Әхмәтҗанов 1927 елда Башкортстан ягында туа. 1950-1959 елларда республикабызның Әгерҗе шәһәрендәге урта мәктәптә тарих укытучысы була. 1959-70 елларында “Совет мәктәбе” журналында бүлек мөдире вазифасын башкара. 1973-88 елларда Казан дәүләт педагогия институтының педагогика кафедрасында эшли. Хезмәтләре яшьләргә әхлакый һәм гаилә тәрбиясе бирү мәсьәләләренә багышлана. Аның “Килер бер көн”, “Тормыш мизгелләре” дигән китаплары татар укучысына яхшы билгеле. Публицист буларак язучы Башкортстанда яшәүче татар халкы проблемаларын яктырта. Мәхмүт Әхмәтҗанов – Кол Гали исемендәге халыкара һәм Х.Ямашев исемендәге премияләр лауреаты.
Бүген Мәхмүт Әхмәтҗановны соңгы юлга туганнары, якын дуслары һәм хезмәттәшләре – татар әдипләре, мөгаллимнәре, журналистлары озата. Язучы Казандагы зиратларның берсендә күмелә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot