news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар халкы Илһам Шакировны «Мәңгелеккә китеп барам» җыры белән озатачак

Җырны Илһам Шакиров үзе Башкортстанның халык шагыйре Габделхак Игебаев шигыренә язган.

Татар халкы Илһам Шакировны «Мәңгелеккә китеп барам» җыры белән озатачак
president.tatarstan.ru

(Казан, 17 гыйнвар, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бөек татар җырчысы Илһам Шакиров белән хушлашу мәрәсимендә аның «Мәңгелеккә китеп барам» җыры яңгыраячак. Бу хакта «Татар-информ»га үз чыганаклары аша билгеле булды.

«Мәңгелеккә китеп барам» җырына көйне Башкортстанның халык шагыйре Габделхак Игебаев шигыренә Илһам Шакиров үзе язган. Бу җыр беренче мәртәбә Камал театры сәхнәсендә яңгыраган.

Әлеге җыр тарихы белән “Интертат”та таныша аласыз.

  • Илһам Шакиров белән хушлашу мәрәсиме 18 гыйнварда була. Бөек җырчы белән хушлашырга 9.00 сәгатьтән килергә мөмкин. Рәсми панихида 11.00 сәгатьтә башлана. Ул 12.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot