news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар гүзәлләре «Мордовия татар кызы» конкурсында үз осталыкларын күрсәтүне дәвам итә

«Мордовия татар кызы - 2023» республика конкурсы дәвам итә. Атна дәвамында Ислам мәдәни үзәге мәйданчыгында катнашучылар татар халкының мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре өлкәсендә белемнәрен арттыруны дәвам итте. Алар өчен татар гаиләсе кыйммәтләре буенча тренинг үткәрелде. Бу хакта «Мордовия» ДТРК хәбәр итә.

Конкурста катнашучылар интеллектуаль этапта татар тарихы, әдәбияты, милли киемнәре, мифология өлкәсендәге белемнәрен, шулай ук аш-су пешерерү осталыкларын күрсәтте.

Ризык тәмле булсын өчен, аны яратып әзерләргә кирәк. Әңгәмәдә алар әниләренең һәм әбиләренең тәмле итеп аш-су әзерләргә өйрәтүләрен искә төшерде. Татар халкының милли ризыклар әзерләү серләре белән бүлеште. Нәтиҗәдә, аш-су пешерү этабында һәр конкурсант югары балл алды.

Ахырда, яңа пешерелгән камыр ризыклары белән чәй эчтеләр, алда торган планнар, этаплар турында фикер алыштылар. Хәзер кызларны кул эшләре көтә, алар махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен конкурс логотибы төшерелгән окоп шәмнәре әзерләү, шулай ук госпитальләр өчен кием тегү белән шөгыльләнәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100