Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Татар гармуннары» ансамблен «Беренче канал»дан күрсәтәчәкләр
«Залесный» мәдәният үзәгендә эшләүче «Татар гармуннары» халык ансамбле Новосибирск шәһәрендә үткәрелә торган Геннадий Заволокин исемендәге 8нче Халыкара телевизион «Играй, гармонь» фестивалендә булып кайтты. Ул фестивальнең 15 еллыгына багышланган булган. Фестиваль форматында барган конкурс 7-13 июль көннәрендә узган. Тулырак бу хакта ансамбль белән җитәкчелек итүче виртуоз гармунчы Ринат Мөхетдинов сөйләде.
«Гомумән алганда бик зур һәм дәрәҗәле фестиваль булды бу. Барлыгы 1532 катнашучы килгән иде. Алар Россиянең 60 төбәгеннән, Германия, Франция, Казахстан илләреннән җыелды. Россиянең төбәкләреннән килгән коллективларны карасак та, алар Калининградтан алып Владивостоктан кадәр килүчеләр иде. Кавказ халыклары да бик актив катнашты. Безнең ансамбль фестивальнең һәр чарасында катнашты, жюрида гаять күренекле шәхесләр бәяләде. Җыр-моңнарыбызны, халкыбызның асыл көйләрен, Салих Сәйдәшев әсәрләрен үз иттеләр, яраттылар. Тальян, хромка гармуннары белән чыгыш ясадык», – ди ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

Шулай ук сөйләшү барышында Ринат Мөхетдинов, әлеге фестивальгә аларны җибәргән, барырга ярдәм иткән Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгына һәм Бөтендөнья татар конгрессына да рәхмәт сүзләрен белдерде. Ул әйтүенчә, ярты елдан, тапшыру монтажы бетүгә чыгышларын телевизордан «Беренче канал»да карый алачакбыз.
«Ансамбль белән дә, аерым да уйналды. Аннары гармун белән курайда уйнап, Рафинат Сәлахов белән дуэт ясадык. Жюрига бу чыгышыбыз да бик ошады. Рәфкать Зыятдинов мәсәлән аерым уйнап Дипломант булды. Безнең ансамбльгә һәвәскәрләр йөри. Болай коллективыбызга 19 кеше йөри. Яңа костюмнар да тектеләр безгә. Фестиваль вакытында Питердан, Мәскәүдән, Ростов якларыннан килгән үзебез кебек гармунчылар белән күрештек, таныштык. Безнең «Картуф» көйләрен уйнауны да аеруча ошаттылар. Бер-беребездән үрнәк тә алдык. Илһамланып, дәрт-дәрман туплап кайттык. 2 мең ярым чакрым үтеп барган идек», – дип ассызыклады ул.
Әңгәмәдәш, ансамбль җитәкчесе буларак түгәрәк өстәлләрдә, фикер алышуларда катнашып Татарстанда гармунчыларга күрсәтелгән ихтирам һәм игътибар турында сөйләп узган. Мөхетдинов билгеләп үтүенчә, башкалар Татарстандагы тәҗрибә белән кызыксынып киткән. «Татар гармуннары» ансамбле Халыкара телевизион фестивальдә уңышлар яулап, Лауреат Дипломнары белән кайттылар.

- «Играй, гармонь» дип аталган тапшырулар циклы «Беренче канал»да 1986 елдан бирле эфирга чыгып килә. Аны оештыручы һәм беренче алып баручысы – Россиянең халык артисты Геннадий Заволокин. Заволокинның 2001 елда автомобиль һәлакәтендә һәлак булуыннан соң программаны аның балалары – Анастасия һәм Захар дәвам итә һәм алып бара. «Уйна-гармун» авторлары ил буйлап сәяхәт итәләр һәм Россиянең халык талантларын зәңгәр экраннар аша тәкъдим итәләр.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз