news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар галимнәрендә 800 ел элек ясалган музыка уен коралы - таш сыбызгы саклана

Казанда “Татарларның музыка уен кораллары: үткән, бүген, киләчәк” вакытлы күргәзмәсе оештырылды.

Татар галимнәрендә 800 ел элек ясалган музыка уен коралы - таш сыбызгы саклана
Рамиль Гали

(Казан, 14 апрель, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Профессор, музыкант Рәгъде Халитов татарларда музыка уен кораллары азрак дигән фикернең тууын инструментларны өйрәнү фәненең яшьлеге белән аңлата.

“Үзгәреп торучы дөньяда төрки халыкларның традицион мәдәнияте” исемле Халыкара фәнни конференция кысаларында оештырылган “Татарларның музыка уен кораллары: үткән, бүген, киләчәк” вакытлы күргәзмәсенә тынлы уен коралларын алып килгән коллекционер: “Музыка уен кораллары - кешелек уйлап тапкан уникаль күренеш. Мин үзем генә дә кырыктан артык уен коралын таптым, - ди. – Бу юнәлештәге 1972 елгы беренче табышларым музыкант буларак чыгышларым белән дә бәйле: кич чыгыш ясасам, көндез авылларда кешеләр белән аралаша идем”.

Рәгъде Халитов конференциядә катнашучыларны төрле материалдан ясалган уен кораллары белән таныштырды. Арада камыш, балтырган көпшәсе, каз каурые, мөгез кебек табигый материаллардан ясалганнары да бар. Аларны сәләте һәм теләге булган теләсә кем ясый алган, материал өчен матди байлыклар соралмаган.

Рәгъде Халитов коллекциядәге иң кыйммәте табыш белән таныштыра. Ватык таш сыбызгы Казан Кремлендәге археологик эзләнүләр вакытында табылган. Өстәге ике тишеге буенча аны галимнәр музыкаль инструмент булган дип тапканнар. “800 – 1000 ел элек халкыбызның шундый уен кораллары булган”, - ди Рәгъде Халитов.

Борынгы музыка уен кораллары буенча бүгенге осталар тарафыннан яңартылып ясалган уен коралларында Рәгъде Халитовның укучысы Дамир Габдрахманов уйнап күрсәтте.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100