news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар галимнәре, зыялыларының галим Надир Дәүләт хакында фикерләре

Лилия ЛОКМАНОВА

 Татарстанда аны татар теленә, татар мәдәниятенә зур өлеш керткән, чит җирләрдә туып үсеп тә, үзен татар милләтенә багышланган һәм милләткә файда итү өчен эшләүче олы шәхес буларак беләләр һәм хөрмәт итәләр. Сүз тарих фәннәре докторы, профессор, ТР Фәннәр академиясенең чит илдәге әгъзасы Надир Дәүләт хакында бара.

Надир Дәүләт 1944 елда Маньчжуриянең Мүкдән шәһәрендә туган. Бик яшьли әти-әнисеннән аерыла, чит гаилә аны уллыкка алып, тәрбияләп үстерә, белем бирә. 1949 елдан бирле Төркиядә яши һәм 1971 елда Истанбул университетын тәмамлый. 1970-80 елларда Истанбулда «Казан» журналы мөхәррире булып эшли. 1974 елда Алманиядә Мюнхен университетын тәмамлый. 1972-84 елларда «Азатлык» радиосының татар-башкорт редакциясендә тапшырулар алып бара. 1982 елда Алманиядә тарих фәненнән докторлык диссертациясен яклаганнан соң, дөньяның абруйлы югары уку йортларында (Истанбулда Мәрмәрә университеты, АКШта Колумбия һәм Висконсин университетлары) төрки халыклар тарихы һәм мәдәниятенә багышланган фәннәрне укыта. 1997-2001 елларда Төрки тикшеренүләр институты директоры була. Соңрак Истанбулның Едителе университетында эшли. Хәзерге вакытта Истанбул Сәүдә институтында хезмәт куя. Н. Дәүләт - татар, инглиз, әзербайҗан, төрек телләрендә басылган егерме биш китап авторы.

Шул көннәрдә галим Татарстанга килде һәм студентлар, галимнәр белән очрашулар үткәрде. Шундый очрашуларның берсе ТР Фәннәр академиясендә узды. Анда ТР Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, ФАнең вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов, гыйльми секретарь Дания Заһидуллина, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров, галимнәрдән Индус Таһиров, Тәлгать Галиуллин, Фуат Галимуллин, Искәндәр Гыйләҗев, Рүзәл Йосыпов, Наил Вәлиев, Төркия Республикасының Казандагы генераль консулы Турхан Дилмач, китапханәчеләр, музей хезмәткәрләре һ.б. катнашты.

Искәндәр Гыйләҗев: ”Надир Дәүләт — уникаль шәхес”

Соңгы вакытта республикага, Казанга Төркиядән бик күп кунаклар килә. Бу безнең барыбызны да шатландыра торган күренеш.

Күптән түгел КФУ студентлары өчен мин Төркиядән килгән галим Надир Дәүләт белән очрашу оештырдым. Очрашу вакытында студентларның күзләренә карап утырдым: алар бу чара хакында нәрсә уйлауларын беләсем килде. Кемдер, хөрмәт йөзеннән, әңгәмәне бик игътибар белән тыңлап утырса, икенче берәүләр үз эшләре белән мәшгуль булды. Шул вакытта минем башыма шундый фикер килде: бу шәхеснең олылыгын, ХХ йөздә татар милләтен өйрәнүгә керткән өлешен бүгенге яшьләр аңлап бетерергә әзер түгел шикелле тоелды миңа һәм мине борчу басты, уйга калдым...

Без яшь вакытта Надир Дәүләт белән очрашырга туры килгән булса, безнең буын кешеләре өчен бу очрашу бер могҗизага тиң булыр иде. Ул заманда дөньяда бер-берсенә каршы торган ике система яшәп килде һәм ул ике систама арасында пәрдә корылган иде. Чит илләрдән безгә кунаклар килсә дә, алар һәрвакыт күзәтү астында булдылар һәм күзгә-күз карашып сөйләшү хакында сүз дә булырга мөмкин түгел иде. Сәяси вәзгыять татарларны бер-берсеннән аерып куйды. Менә шул катлаулы, болганчык чорда, Надир әфәнде кебек шәхесләр үзләренең тамырларын, татарлыкларын онытмыйча, чын мәгънәдә үрнәк булып торды.

Дөрес, ул чорда милләтебез андый шәхесләрнең эшчәнлекләре хакында хәбәрдар булмады. Ләкин, барыбер, тарих, тел, мәдәният белән кызыксынучылар аларның эшчәнлекләрен белә, алар белән горурлана иде.

Шәхсән мин Надир Дәүләт исемен 1980 еллар башында ишеттем. Шул вакытта “Чит илләрдә татар галимнәре” дигән темага лекция тыңладым. Чит илләрдә татар зыялыларының эшчәнлекләре, тормышы хакында мин әле артык күп белми идем һәм бу чыгышны таң калып тыңлавым исемдә. Шуннан бирле мин бу мәсьәлә белән ныклап кызыксына башладым, татарларның чит илләргә күчеп китүе, аларның анда тормыш итүе минем дә фәнни хезмәтләремдә чагылыш тапты.

Надир Дәүләтне уникаль, гаҗәеп үзенчәлекле һәм гыйбрәтле язмыш иясе дип атыйм. Бу үзенчәлекне мин, беренче чиратта, галимнең тормыш юлында күрәм. Аның катлаулы, борылмалы, фаҗигале дә, бәхетле дә тормыш юлы милләтебезнең дә язмышын хәтерләтә. Бер яктан ул куылган, сугылган, үз туган ягын ташлап китәргә мәҗбүр булган, икенче яктан гайрәтен, горурлыгын, татарлыгын саклап калган.

1960 елларда Төркиядә татар милләтен күтәрү, саклап калуда уйнаган роле дә гаҗәеп зур. Аның ярдәме белән оештырылган Тукай көннәре, “Тукай” клубы, татарлар өчен оештырылган “Идел-Урал” ярдәмләшү җәмгыяте моңа мисал булып, аның фидакарь эшчәнлеге нәтиҗәсе булуын күрсәтә.

Чит илләрдә, Бөек Ватан сугышыннан соң татарлар тарафыннан бастырылган иң әһәмиятле журналларның берсе — “Казан” журналы хакында да әйтми китү мөмкин түгел. Надир Дәүләт әлеге журналда баш мөхәррир һәм редколлегия әгъзасы булып торган. Мин, шикләнмичә, бу басманы Гаяз Исхакыйның Алманиядә бастырган “Яңа милли юл” журналы белән бер рәткә куяр идем.

Аны кызыксындырган төп мәсьәләләр — бу төрки дөнья тарихы һәм халыкара мөнәсәбәтләр. Надир Дәүләт төрле телләрдә басылып чыккан фәнни хезмәтләр авторы, ул хезмәтләрне дөньяның төрле почмакларында беләләр һәм ихтирам итәләр, кулланалар.

Татарстанда галимнең 4 монографиясе һәм 20 дән артык мәкаләсе дөнья күрде. Чит илләрдә яшәп иҗат иткән галимнәребезнең бик азына гына мондый бәхет елмайды. Әмма эш күләмдә генә түгел, Надир Дәүләтнең тәрҗемә әсәрләре дә безгә тарихка башкача карарга ярдәм итте.

Разил Вәлиев : “Надир Дәүләт — киң даирәле галим”

Мин Надир Дәүләтне бик күптәннән беләм. Беренче тапкыр Татарстанга килүен дә бик яхшы хәтерлим. Үзем Татарстан Милли китапханәсе директоры булып эшләгән чор иде, һәм Надир әфәнде бу китапханәнең “ябык” фондында сакланучы борынгы чыганакларын өйрәнгәнен дә истә.

Ул күңеле белән бәйсез кеше һәм беркайчан да кемнеңдер сүзен кабатлап, сөйләп йөрми һәм бу аның әсәрләрендә дә чагыла. Безнең тарихчылар бик күп эшли, әмма Надир Дәүләтнең башка галимнәрдән аерым бер сыйфаты бар — аның даирәсе киң. Башкаларның чыганаклары чикләнгән булса да, Надир Дәүләт алдында мондый проблема тумый, чөнки ул инглиз телен дә, немец телен дә, төрек телен дә, татар телен дә, рус телен дә яхшы белә. Бу минем фикер генә түгел, ә татар тарихчылары, Миркасыйм Госманов кебек татар галимнәре әйткән сүзләр.

Безнең тарихчыларыбызның хезмәтләренең чыганакларының күбесе — татар халык әкиятләре дип саныйм. Ә Надир Дәүләттә исә алай түгел. Кайсы хезмәтен генә алып карасак та, чыганаклары, әдәбияты искиткеч күп.

Ринат Закиров: “Аның фәнни хезмәтләре − тормыш мәктәбе ул”

Надир Дәүләтнең тормыш юлы, киң күләмле фәнни, гыйльми, сәяси, иҗтимагый эшчәнлеге — милләтебез өчен кылган каһарманлык үрнәге. Халкыбыз күргән ачы язмышлар, төрле михнәтләр — барысы да аның тормышы аркылы узган хәлләр. Ничек кенә булмасын, аның кешелек сыйфатлары, аның зирәклеге, киң күңеллелеге, милләтебезне чиксез ярату хисе — болар барысы да барыбыз өчен дә горурлык. Читтә яшәп тә, шундый көчле милли үзаңны саклау — үзе бер батырлык дип саныйм, һәм Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты шундый галиме белән чиксез горурлануын җиткерәм.

Чит илләрдә яшәүче, яшәгән татарларыбызның тормышын өйрәнү — ул безнең уртак бурычыбыз булып тора. Шуңа да Надир Дәүләтнең фәнни хезмәте бу эштә ярдәмче булып кына калмый, ә тормыш мәктәбе санала.

Индус Таһиров: “Надир Дәүләт — татар булуы белән горурланып яшәүче галим”

Татарлар арасында галимнәр шактый, әмма татарның чын дусты, гомер буе татар булуы белән горурланып яшәүче кешеләр сирәк. Надир Дәүләт исә нәкъ шундый. Милли горурлык аңа көч-куәт һәм дәрт биреп тора.

Чыганак мәсьәләсе аның каршында бер кайчан да тумады. Җыелган материалны туплап, халыкка җиткерү сәләте дә теләсә кемгә бирелми.

Ул гаделлеккә һәм дөреслеккә инана торган кеше. Бу — аның өчен һәрвакыт беренче урында. Надир Дәүләтнең һәрвакыт үз фикере бар. Ул фикер кемгәдер ошамаска да мөмкин, тик ул аларны барыбер үткәреп җибәрә белә. Республиканы, аның мәңгелеген тәэмин итү өчен зур хезмәт куя.

Мирфатыйх Зәкиев: “Мин аны беренче тапкыр Казанга китерттем”

Беренче тапкыр Надир Дәүләтнең Төркиядәге эшчәнлеге турында мин 1972 елда ишеттем. Аны беренче тапкыр Казанга чакырып китерүче дә мин булдым.

Ул − татарларны өйрәнү экспедициясе оештырган кеше дә. Татарстан, Башкортстан, Чувашия Республикаларында яшәүче татарларны өйрәнеп, шул экспедиция язмалары тупланган китабы да басылып чыкты. Әлеге фәнни китап − татар тарихын өйрәнүгә бик зур ярдәмлек.

Очрашу барышында Надир Дәүләтне юбилее белән котлап, бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук, галим ТР Фәннәр академиясенең иң югары бүләге - "Фәндәге казанышлар өчен" медале белән бүләкләнде. Надир Дәүләткә аны ТР ФА вице-президенты Җәүдәт Сөләйманов тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров та Надир Дәүләткә конгрессның “Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен” медале белән бүләкәде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100