Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар галимнәре татар авылларын өйрәнә
2015 елгы исәпләүләр буенча, Россиядә 4,2 меңнән артык татар авылы бар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 14 февраль, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). 2015 елгы исәпләүләр буенча, Россиядә 4,2 меңнән артык татар авылы бар. Бу сан эченә татарлар башка халыклар белән катнашып яшәгән авыллар да керә. Әлеге авылларның 2 меңнән артыгы Татарстаннан читтә урнашкан. Быел “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2017-2019 еллар)" дәүләт программасы нигезендә “Урта Идел буенда татарлар җыелып яшәгән урыннарда татар авыллары: тарих һәм бүгенге көн” дип аталган түгәрәк өстәл утырышы уздырылачак. Бу хакта “2014-2020 елларга Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” һәм “Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2014-2016 еллар)" Татарстан Республикасы дәүләт программаларын тормышка ашыру мәсьәләләре буенча Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышында Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе вице-президенты Дания Заһидуллина хәбәр итте.
Әлеге проект бу авылларда татар халкының мәдәниятен һәм традицияләрен саклау, өйрәнү буенча гомуми концепциясен эшләү проблемаларына юнәлтелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз