news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар галимнәре // СУНЫ УТ ИТКӘН ЕГЕТ // 19 май, №19

Татар галимнәре // СУНЫ УТ ИТКӘН ЕГЕТ // 19 май, №19

Сүзебез техник фәннәр докторы, А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты профессоры, университетның Диагностика һәм физик-химик процессларны идарә итү фәнни-тикшеренү институты директоры, Татарстанның атказанган уйлап табучысы, Россиянең атказанган фән һәм техника эшлеклесе, Россия Экология,  Халыкара мәгълүмат, SAE Халыкара инженерлык академияләре хакыйкый әгъзасы - академигы, Хәвефсез тормыш эшчәнлеге буенча халыкара мәгълүмат-экология Парламенты подкомиссиясе рәисе Руханил Абдулкадыйр улы Гафуров турында.

Иске Чүпрәле урта мәктәбен тәмамлауга, Руханилны үзенең туган авылы Иске Чокалы җидееллык мәктәбенә математика укытучысы итеп җибәрәләр. Ул биредә үзе белән бергә уйнап йөргән иптәшләренә белем бирергә тиеш була. Аның өстенә, дәресләрдән тыш, һәр көнне дусты Шаһит Хөсәеновның велосипедына атланып, ун чакрым ераклыктагы район үзәгенә чабалар. Я кино, я берәр спектакль карыйлар. Таң сызылганда гына кайткан чаклар да булгалый. Берсендә шулай велосипедтан төшә-төшешкә туп-туры дәрескә кереп китәргә туры килә. Дәрестән буш укытучылар, завучны чакырып китереп, өстәлдә яткан дәрес планы дәфтәренә төртеп күрсәтәләр.

-  Менә күрдегезме, Фәүзия апа, яшьләр нишли? Дәресен дә плансыз-нисез генә үткәрә бу Руханил атлы егетебез. Шулай килешәме инде?.. Аңа ярагач, безнең кебек өлкән укытучыларга нишләргә кала, ә?..

Математика укытучысы Фәүзия ханым шунда ук кичә генә парта артыннан чыккан яшь укытучының  дәресенә кереп утыра. Күзәтә. Һәрбер хәрәкәтен педагог күзлегеннән анализлап бара. Башка укытучылар дәресе белән чагыштыра. Укыту методикасы кысаларына салып карый. Узган дәресне кабатлау, яңасын мавыктыргыч итеп аңлату, өйгә эш бирүләр нәкъ планга язылырга тиешле вакытка сыеша да куя. Шулай да:

-  Сез ничек инде дәрес планы төземәгән килеш укытырга керәсез? -  дип сорап куя ул тәнәфескә чыккач.

Руханил, сүзнең нәрсә турында барачагын башта ук аңлап өлгергән булса да, кинәт кенә исенә төшкән кыяфәт чыгарып, учы белән чигәсенә сугып куя.

-  Минем планым бар, менә монда ул, -  ди ул башын күрсәтеп.

-  Ә шулай да, дәресегез бик күпләргә үрнәк итеп куярлык иде, -  дип йомгаклый завуч укытучылар бүлмәсендәге сөйләшүне.

Илленче елларда авыл укытучысы иң абруйлы кеше була. Шулай да, төрле кыенлыклар, гаделсезлекләр татып олыгайган Шәмсебану апа улы Руханилның юристлыкка укуын тели. Әмма дөнья син теләгәнчә генә барамыни? Ул елларда авыл кешесенә паспорт бирмиләр иде. Шулай да җай чыга. Район хәрби комиссариаты өстән килгән әмер нигезендә, хәрби авиация училищесына укырга җибәрү өчен, берничә егетне сайлап ала. Алар арасында Руханил да була. Ул Казанга килгәч, әнисенең теләген тормышка ашыру нияте белән, юристлар әзерли торган институтны эзләп таба. Биредә соңгы курсны укытып чыгаргач, юридик институт үзенең эшен туктатачак икән. Аннан ерак түгел Казан авиация институты күзне яндырып тора. Сорау туа: нишләргә? Хәрби комиссариат тырнагыннан ычкыну ансат түгел. “Ятып калганчы, атып кал”, дип әйтә иде аның әнисе. Шушы уй аны Главпочтамтка алып килә. Телеграмма бланкында киләчәккә өмет юллары сырлана: “Мәскәү. Кремль. Саклану министры А. М. Василевскийга. Казан авиация институтына укырга керү өчен Сезнең рөхсәт бирүегезне үтенәм, югыйсә Татвоенкомат каршы килә. Гафуров”.

Руханил Иске Чокалыга СССР саклану министры исеменнән җибәрелгән телеграмма белән бер көнне кайтып төшә. “Телеграммагызны алдык. Җавап көтегез. Василевский” диелгән була анда. Шулкадәр төгәллек кирәк бит! Чыннан да хәрбиләрчә. Ләкин хәрби комиссариаттан училищега укырга китәргә повестка килә. Районның төрле авылларыннан җыелган берничә егет, төенчекләрен җыйнаштырып, юлга кузгала.

Борындык вокзалында Казанга китәргә перронга чыгып баскач, йөгерүдән сулышы капкан Абдулкадыйр агай:

-  Ру-ха-ниил!.. Руханил улым, тукта, сиңа бу… Телеграмма… - дип, килеп җитә.

Министрдан килгән телеграмманы бергәләшеп укыйлар: “Саклану министры боерыгы нигезендә, КАИга укырга керүе сәбәпле, Гафуровны училище укучылары исемлегеннән сызарга. Советлар Союзы Маршалы  Василевский”. Ата белән ул егетләр утырган поездны кул болгап озатып калалар.

Икенче көнне Руханил үз Ватанының тулы хокуклы гражданы булуга ирешә. Кулда шундый зур көчкә ия телеграмма булгач, паспортны да тиз генә тутырып бирәләр. Ул Казан авиация институтының махсус двигательләр бүлегендә укый башлый. Биредә ул бөтен халыктан сер итеп сакланган Сергей Королев, Валентин Глушко һәм галәмнең башка корифейларының исемнәрен беренче тапкыр ишетү генә түгел, ә аларның үзләре белән якыннан танышу бәхетенә дә ирешә. Галәм корабларын Ай һәм йолдызларга алып менәргә тиешле двигательләр ясау һәм сынау идеясе татар авылыннан килгән егетне, өермә болытыдай, үзенә суырып ала.

КАИны тәмамлагач, Руханил Гафуров хезмәт юлын Пермь заводында җыелган двигательләрне сынаучы инженер-конструктор булып эшләүдән башлый. Ул вакытта бу эш зур сер булып санала. Руханил Гафуров исә галәм двигательләренең бу типтагысын сынауны башлап җибәрүчеләрнең берсе була.

Галәмне үзләштерүнең беренче елларында завод белгечләре һәм конструкторлар, нәкъ сугыш чорындагыча, көне-төне цехлардан китмичә эшли. Биредә җитештерелгән беренче двигатель, хәтта Мәскәү осталарын да таң калдырып, беренче сынауда ук югары бәя ала. Сыек ягулыклы ракета двигательләрен ут белән сынау 35 секунд дәвам итә торган була. Двигатель сыйфатсыз җыелса, ул шунда ук ишелеп төшәргә мөмкин. Ут -  сынауның классик алымы. Әмма Руханил Гафуров, бөтен инженер-конструкторларны гаҗәпкә калдырып, сынауны су белән  үткәрү вариантын тәкъдим итә.

Дистәләрчә миллиард сумнарны янга калдыру мөмкинлеге ача торган бу яңа сынау ысулының өстенлеген исбат итү өчен Руханил Гафуровка биш ел вакыт кирәк була. Җирнең “Космос” сериясендәге барлык ясалма иярченнәре дә галәмгә су белән сынау үткән двигательләр ярдәмендә чыгарылган. Бу вакыйгадан соң Руханил Абдулкадыйр улы тиз арада Свердлов исемендәге Пермь мотор төзү заводының гади инженерыннан бригада начальнигы, исәпләү-тикшеренү бүлеге начальнигы, баш инженер урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Алар җыйган, сынаган һәм тикшергән двигательләргә “А” литеры сугыла. Бу аның җитәкчелегендә җитештерелгән двигательләрнең ышанычлы товар сертификаты алуы турында сөйли.

Руханил Гафуров - “Космос”, “Энергия”, аннан соң “Протон” сериясендәге ракета двигательләрен төзүдә һәм үзе уйлап тапкан ысул белән сынауда актив катнашып, галәм киңлекләрен үзләштерүдә  биниһая зур өлеш керткән шәхес. Аның 70 тән артык уйлап табучылык хезмәте арасында ракета җитештерүдә сыйфатны яхшыртуга юнәлдерелгән даими психологик контроль чаралары да бар. Монда цехтагы эшне автомат күзләр тикшереп тора. Нәтиҗәдә, ракеталарны  сынаган вакытта була торган һәлакәтләр саны берничә тапкыр кими.

Ракета двигательләрен сынау - куркыныч хезмәт. Шуңа күрә аңа күп мәртәбәләр экстремаль хәлләрдә калырга туры килә. Ул, конструкторлык бюросы һәм завод вәкиле буларак, Советлар Созының Ракета гаскәрләре урнашкан барлык полигоннарында, космодромнарында ракеталар очыртып җибәрүдә, төрле катлаулы шартларда һәлакәт сәбәпләрен ачыклауда, атом-төш коралларын сынауда, галәм корабларының идарә ителешле вариантларын очарга әзерләүдә һәм аларны Җирдә кабул итүдә катнаша.

Руханил Гафуров, Мәскәүдә техник фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаганнан соң, 1975 елда, академик Вячеслав Алемасов чакыруы буенча, галәм двигательләре конструкторлык бюросыннан Казан авиация институтына махсус двигательләр факультетына эшкә кайта. Ул, туган якларына әйләнеп кайткач, мохитне чистарту, төгәлрәк итеп әйтсәк, экологик һәлакәткә алып баручы чыганакларны булдырмый калу, аларның юлын бикләү проблемасын хәл итү эшенә баш-аягы белән керешә. 1979 елда академиклар В. Глушко белән В.Алемасов ярдәмендә һәм турыдан-туры Руханил Гафуров җитәкчелегендә СССР Гомуми машина төзелеше министрлыгының тармак лабораториясе оеша. Ә 1991 елда шушы база нигезендә А. Н. Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университеты каршында Диагностика һәм физик-химик процесслар белән идарә итү фәнни-тикшеренү институты барлыкка килә. Институт һәм аның җитәкчесе тирәсендә “Мониторингны үстерү һәм мохитне савыктыру”, “Генофондны экоцидтан коткару” программалары кысаларында 50 дән артык оешманың галим һәм белгечләре интеллектуаль-экологик бергәлеккә туплана. Бу программаларны тормышка ашыруга 400 гә якын тикшеренүче, шул исәптән 50 фәннәр докторы, берничә хәрби-сәнәгать комплексы тартыла. Шулай итеп, Руханил Гафуров җитәкчелегендәге фәнни-тикшеренү институты Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы галимнәрен иң мөһим экологик проблемаларны уңай якка хәл итү өчен бер үзәккә туплый. Кыска гына итеп әйткәндә, академик Руханил Гафуровның соңгы еллардагы хезмәте үзебез яши торган Җирдә кеше эшчәнлеген экологик яктан камилләштерүгә омтылуда чагыла. Ул университетта кеше сәламәтлеге өчен зарарсыз двигательләр җитештерүгә юнәлтелгән белгечлекләр буенча бакалавр, инженер һәм магистрлар әзерләүгә дә зур әһәмият бирә.

Александр ФИЛИППОВ,

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100