news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар галимнәре әдәби журналларда тәнкыйть торышы турында фикерләшергә уйлый

22 ноябрьдә Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында “Татар әдәбият белеменең хәзерге торышы һәм актуаль проблемалары” дигән "түгәрәк өстәл" узачак.

(Казан, 13 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 22 ноябрьдә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (К.Маркс ур., 12 йортта) “Татар әдәбият белеменең хәзерге торышы һәм актуаль проблемалары” дигән “түгәрәк өстәл” оештырыла. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына әдәбият галиме, тәнкыйтьче Әлфәт Закирҗанов хәбәр итте.
 
“Түгәрәк өстәл”не Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында әдәбият белеме бүлеге һәм Язучылар берлегенең әдәби тәнкыйть секциясе - язучы, әдәбиятчы Гали Рәхимнең (1892-1943) тууына 125 ел; әдәбиятчы, профессор Галимҗан Нигъмәтинең тууына 120 ел тулуга багышлап уздыра, - ди Әлфәт Закирҗанов. - Монда  Галимҗан Нигъмәти һәм Гали Рәхимнең эшчәнлеге һәм хәзерге татар әдәбияты турында сөйләшү булыр, дип көтелә. Чарада әдәбият фәненең теоретик проблемалары: иҗат методы, әдәби юнәлешләр һәм агымнар, чагыштырма әдәбият белеме, терминнар һәм башкалар турында фикер алышу каралган. Әдәбият тарихы һәм хәзерге әдәби барыш, әдәби әсәрне шәрехләү мәсьәләләре көнүзәк мәсьәләләргә әверелеп бара. Хәзерге әдәби барышта тәнкыйтьнең урыны ни хәлдә? Әдәби журналларда тәнкыйть  мәсьәләсе ничегрәк, безгә болар хакында бер-беребезнең фикерләрен өйрәнергә кирәк”.
 
Исегезгә төшерәбез, 22 ноябрь көнне 14 сәгатьтә Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында (К.Маркс ур., 12 йортта)“ Татар әдәбият белеменең хәзерге торышы һәм актуаль проблемалары” дигән “түгәрәк өстәл” узачак. Анда татар галимнәре, язучылар катнашыр, дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100