news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар галиме Гадилә Айданың «Эструсклар — төрки халык» хезмәте Төркиядә күрсәтелгән

Садри Максуди кызы борынгы цивилизация халкы этрускларның төрки халык икәнлегенә 74 дәлил китергән булган.

Татар галиме Гадилә Айданың «Эструсклар — төрки халык» хезмәте Төркиядә күрсәтелгән

(Казан, 15 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Төркиянең Бурса шәһәре Line TV онлайн телевидениеясенең «Төрек теле һәм тарихы» тапшыруында татар кызы, Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты Гадилә Айда турында тапшыру чыккан.

«Тапшыруда француз теле галимәсе Гадилә Айданың этрускларга (турсакаларга) багышланган соңгы әсәренә аерым игътибар бирелде. „Этрусклар төрки халык иделәр“ хезмәтендә төрки телдә сөйләшүләренә генә 74 дәлил китерелгән. Исаак Тейлор, Бернар Кара де Во, Вильгельм Бранденштейн кебек галимнәр дә этрускларның төрки халык булуларын кабул иткән», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә аспирант Айгөл Зара Кәбирова.

Аның сүзләренчә, Гадилә Айданың тормыш юлы һәм эшчәнлеге белән аның өлкән кызы, Америка әдәбияты белгече, Анкарадагы Билкент университетында укытып лаеклы ялга чыккан Гөнүл Пултар таныштырган. «Гадилә Айда, Төркия Тышкы эшләр министрлыгына кире кайтып, Рим Бөек илчелегенә җибәрелә. Гөнүл ханымның әйтүенчә, ул Рим музейлары буенча йөри, башка җирдә табылмаган китапларны таба», — диде аспирант.

Гадилә Айда китапның кереш өлешендә этрусклар темасы белән 24 ел буе, ягъни 1968 елдан башлап, шөгыльләнгәнен яза. "Бүгенге көндә Гадилә ханымның китабында урын алган фикер-карашлары күпләр өчен чыганак булып тора. «Итальян профессоры Марио Алинеи шундыйлардан», — диде Айгөл Зара Кәбирова.

Гадилә Айда «Этрусклар төрки халык иделәрме?» («Les Etrusques etaient-‘ils des Turcs?») хезмәтен французча яза һәм Парижда бастыра. Этрускларга багышланган соңгы хезмәтен шулай ук французча яза һәм ул «Этрусклар төрки халык иделәр» («Les Etrusques etaient des Turcs. Preuves.») дип атала. Әлеге китап төрекчәгә тәрҗемә ителеп чыккач, бер көннән соң (5 октябрь, 1992 ел) Гадилә ханым якты дөньядан китеп бара», — дип аңлатты ул.

«XXI йөзьелның башларында Италиядә этрускларның генетик анализлары ясала. Феррара университетында 8 декабрь 2004 елда ясалган анализда этрускларның итальяннар белән түгел, ә төркиләр белән тугандашлыгы ачыклана. Турин университетында 23 октябрь 2007 елда ясалган анализ этрускларның ДНКсы Төркиянең Эгей бүлгесе туфракларында яшәүчеләрнең ДНКсы белән бер үк булуын күрсәтә», — диелә тапшыруда.

Гадилә Айда (07.03.1912-5.10.1992) — Төркиянең беренче хатын-кыз дипломаты, француз теле галимәсе. Татар-төрек дәүләт эшлеклесе, хокук галиме, Төркиянең беренче президенты Мостафа Кемаль Ататөркнең киңәшчесе булган Садри Максуди Арсалның кызы. Башлангыч белемне Берлин һәм Парижда алып, Истанбулдагы Notre Dame de Sion француз лицеен тәмамлый. Ул 1959-1961 елларда Гаага илчелегендә, 1961-1963 елларда Белград илчелегендә киңәшче вазыйфасын башкара. 1992 елда Анкарада вафат була. Истанбулның Зинҗирликую зиратында җирләнә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100