news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар галиме чыгышлары Япониядә югары бәяләнгән

Татар галиме чыгышлары Япониядә югары бәяләнгән

(Уфа, 21 декабрь, «Татар-информ», Фәнис Фәтхуллин). Башкортстаның танылган татар галиме, тарих фәннәре кандидаты, этнология һәм этносәясәт белгече Илдар Габдрәфыйков Япониягә эш сәфәреннән әйләнеп кайтты. Ун көнлек сәфәре барышында Илдар әфәнде кояш чыгышы иленең Саппоро һәм Токио шәһәрләре университетларында үткән фәнни симпозиумнарда докладлар белән чыгыш ясаган.

Токио дәүләт университетында булганда татар галиме «Хәзерге Башкортстанда Исламның тоткан урыны» дип аталган докладын тәкъдим итсә, Саппородагы чыгышы «Владимир Путин җитәкчелек иткән чорда Башкортстандагы сәяси процесслар һәм төбәкләр белән үзәкнең яңа мөнәсәбәтләре» дип аталган. Уфа галименең ике докладына да япон белгечләре югары бәя биргән. И. Габдрәфыйковның тирәнтен анализ нигезендә язылган докладлары Япония басмаларында һәм симпозиумнар йомгаклары буенча нәшер ителәчәк китапларда басылып чыгачак.

Танылган этнолог Илдар Габдрәфыйковны кояш чыгышы иленә эш сәфәренә Хоккайдо университетының «Славян илләре буенча тикшеренү үзәге» чакырды. Шул үзәкнең җитәкчесе, хокук белгече, профессор Кимитака Мацузато Башкортстанда булган чагында Уфа галименең этнологик процессларны өйрәнү юнәлешендәге эшләрен югары бәяләп, аның гыйльми тикшеренүләре белән япон галимнәрен һәм талипларын да таныштырырга карар иткән иде.

Әле генә Япониягә сәфәрдән әйләнеп кайткан Уфа галиме И. Габдрәфыйков киләсе елда да кояш чыгышы иленә эш сәфәренә чакырылуы хакында әйтте. Шул ук вакытта Кимитака Мацузато әфәнде дә Русия төбәкләренә, шул исәптән Татарстан белән Башкортстанга да 2005 елда сәфәргә килеп, үз тикшеренүләрен дәвам итәчәген белдергән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100