Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар фольклор коллективлары Казанга «Түгәрәк уен»га җыелды
Коронавирус пандемиясе сәбәпле, Самарө өлкәсендә планлаштырылган фестиваль Татарстанда уза.
(Казан, 29 август, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Алдан Самара өлкәсендә булыр дип планлаштырылса да, эпидемиологик вазгыять бу мөмкинлекне бирмәү сәбәпле, «Түгәрәк уен» татар фольклоры фестивален Татарстанда үткәрергә карар кылынган.
Казанның «Чулпан» мәдәният сараенда «Түгәрәк уен» бөтенроссия фольклор фестивале башланып китте.
«Фестиваль татарлар яшәгән төбәкләрдә күчеп йөрер дип уйланылган иде. Әмма катнашучылар аның Казанда булуына сөенә генә, барысы да Казанга килергә ашкынып тора», — ди Республиканың мәдәниятне үстерү ресурс үзәге җитәкчесе Алсу Мифтахова.
Фестивальдә унлап регионнан 13 фольклор коллективы катнаша. Башкортстан, Удмуртия, Пермь, Чиләбе, Төмән өлкәсеннән кунаклар бар.
Катнашучылар өчен мастер класслар да каралган. Аларны жюри әгъзалары профессор Сәгыйть Хәбибуллин, «Казан» бию ансамбле җитәкчесе Чулпан Закирова һәм башкалар үткәрәчәк.
Җиңүче коллективларны бүләкләү тантанасы да бүген була. Җиңүче берничә коллектив иртәгә бәйрәм концертында чыгыш ясаячак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз