Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татар фильмы Шукшин кинофестиваленнән җиңү белән кайтты
Татарстанда төшерелгән «Гашыйклар тавы» фильмы (режиссеры — Салават Юзиев) Бөтенроссия Шукшин кинофестивалендә «Иң яхшы продюсер эше» өчен бүләк алды.
Василий Шукшинның туган ягында, Сростки авылында, XVIII «Алтайда Шукшин көннәре» Бөтенроссия фестиваленең йомгаклау чарасы узды. Быел конкурска 600дән артык гариза килгән һәм 60тан артык фильм конкурс программасына сайлап алынган. Бу – фестиваль өчен рекордлы сан.
Жюри өч конкурс программасы буенча җиңүчеләрне игълан итте. «Иң яхшы продюсер эше» өчен бүләк продюсерлар Миләүшә Айтуганова һәм Елена Борисовага тапшырылды. Бүләкне фильмда төп рольне башкарган һәм аны фестивальдә тәкъдим иткән ТР халык артисты Рафик Таһиров чыгып алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз