news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар филармониясе янындагы паркта Эмиль Җәләлетдинов һәм Флюра Сөләйманова агач утырткан

Әлеге традиция моннан бер ел элек, 2015 елның 30 октябрендә барлыкка килгән.

(Казан, 1 октябрь, "Татар-информ"). Татар филармониясе янындагы паркта Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Эмиль ага Җәләлетдинов һәм Татарстанның халык артисты Флюра апа Сөләйманова исеменнән агачлар утыртылды. Бу хакта филармония сайтында язылган.

Әлеге традиция моннан бер ел элек, 2015 елның 30 октябрендә барлыкка килгән. Беренче ике агач Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Илһам ага Шакиров һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Әлфия апа Авзалова исеменнән утыртылган иде. 2016 елның 26 апрелендә паркта тагын бер чыршы бөек шагыйрь Габдулла Тукай тууга – 130, Татар филармониясенә шагыйрь исеме бирелүгә 70 ел тулу уңаеннан утыртылды.

Халкыбызның мәшһүр шәхесләре исемнәрен мәңгеләштерү максатын күздә тоткан чарада Татарстанның мәдәният һәм урман хуҗалыгы министрлыклары вәкилләре, филармония коллективы, “Илһамият” клубына берләшкән сәхнә ветераннары катнашты.

Җыелган кунакларга саләмләү сүзе белән Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин, ТР Мәдәният министрлыгының һәнәри сәнгать һәм сәнгати белем бирү булеге башлыгы Дилә Хәйретдинова, бәйрәмнең сәбәпчеләре Эмиль Җәләлетдинов, Флюра Сөләймановап, ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкиле Тимур Галиевлар чыгыш ясады.

Чараның икенче әлеше Филармониянең Концертлар залында бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Сәхнә ветераннарына һәм филармония солистларына дәрәҗәле бүләкләрне ТР Мәдәният министрының Беренче урынбасары Эльвира Камалова тапшырды. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, гомере буе Филармониянең әдәби-музыкаль лекториенда музыка белгече булып хезмәт куйган Клара Таҗиева, күпьеллык хезмәте һәм татар музыка сәнгатен үстерүгә зур өлеш кертүе өчен, Татарстан Президентының “Рәхмәт хаты” белән бүләкләнде.

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Эмиль Җәләлетдинов, Татарстанның халык артистлары Флюра Сөләйманова һәм Георгий Ибушев, ТР Фольклор музыкасы дәүләт ансамбле солистлары,Татарстанның атказанган артистлары Гөлшат Шәрәпова, Алсу Җантимерова, Әлфия Мөхәммәдиева, Эльза Габдуллина - Хаммадова, Рөстәм Гыйльфановларга герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 110 еллыгына атап чыгарылган истәлек медале тапшырылды. Муса Җәлилнең иҗатын өйрәнеп аны пропагандалаган өчен бирелә торган әлеге медальне шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова гамәлгә куйган.

Тәбрикләүләрдән соң Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Фольклор музыкасы ансамбле ветераннар өчен концерты куйды. Музыка һәм өлкәннәрне хөрмәтләү көненә багышланган чара ветераннарның чәй табыны артында аралашуы белән тәмамланды. Барлык ветераннарга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100