news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар филармониясе скверында Айгөл Фазыйловага теләктәшлек йөзеннән концерт була

Айгөл Фазыйлова дүртенче стадиядәге яман шеш белән авырый.

Татар филармониясе скверында Айгөл Фазыйловага теләктәшлек йөзеннән концерт була
архив/Султан Исхаков

(Казан, 13 сентябрь, «Татар-информ»). 14 сентябрьдә Татар филармониясе скверында хәйрия концерты була. Анда җыелган акча Әмир һәм Айгөл Фазыйловалар гаиләсенә тапшырылачак. Бу хакта Татар дәүләт филармониясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Айгөл Фазыйлова дүртенче стадиядәге яман шеш белән авырый. Аңа дәвалану өчен кыйммәтле дарулар кирәк. Улы Әмир быел беренче сыйныфка укырга керде. Айгөл улын ялгызы тәрбияли, беркайда да эшләми һәм пенсия генә ала. Оештыручылар сәхнә алдында акча салу өчен әрҗә урнаштырачак. Артистлар да, тамашачылар да кулларыннан килгәнчә ярдәм күрсәтә алачак.

Концерт Россиянең халык артисты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге ТР Дәүләт халык уен кораллары оркестры чыгышы белән башлана. Оркестрдан инициативаны Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев җитәкчелегендәге Филармония музыка-әдәби лекторие солистлары кабул итеп алачак.

Шуннан соң Сергей Васильев җитәкчелегендәге ТР Филармония джаз-оркестрының популяр джаз композицияләре яңгыраячак. Концерт Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге ТР Дәүләт фольклор музыкасы ансамбле чыгышы белән төгәлләнәчәк.

Концерт вакытында коллективларның чыгышлары Instagram социаль челтәрендә трансляцияләнер дип көтелә. Тамашачылар өчен кызыклы викториналар, бәйгеләр, бушлай фотосессияләр оештырылачак, билетлар уйнатылачак.

  • Скверда хәйрия концертлары 2014 елдан бирле оештырыла. Әлеге шәфкатьлелек акциясендә ел саен Татар дәүләт филармониясенең барлык артистлары да катнаша. Концерт 14.00 сәгатьтә башлана. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100