Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар филармониясе концертларын онлайн карау буенча Россиядә иң яхшылар унлыгына керә
Рейтингта Чувашия, Башкортстан, Самара филармонияләре дә бар.
(Казан, 24 апрель, «Татар-информ»). Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сайтларында һәм социаль челтәрләрдә классик музыка концертларының онлайн-трансляцияләрен карау буенча Россиядә иң яхшылар унлыгына керде. Россиянең иң яхшы филармонияләре рейтингын ТурСтат порталы тәкъдим итте.
Классик музыка концертлары өчен Россиянең иң яхшы 10 филармониясе арасына Мәскәү филармониясе, Д. Д. Шостакович исемендәге Санкт-Петербург академия филармониясе, Новосибирск дәүләт филармониясе, Мәскәү өлкәсендәге Мәскәү өлкә филармониясе, Екатеринбургтагы Свердловск филармониясе, Казандагы Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе, Уфадагы Хөсәен Әхмәтов исемендәге Башкорт дәүләт филармониясе керә.
Бу исемлектә Түбән Новгородта М. Ростропович исемендәге Түбән Новгород дәүләт академия филармониясе, Самарада Самара дәүләт филармониясе һәм Чабаксарда Чуваш дәүләт филармониясе дә бар.
Рейтинг филармонияләрнең популярлыгын анализлау һәм концертларның филармония сайтларында һәм социаль челтәрләрдә онлайн-трансляцияләре тәкъдимнәре нәтиҗәләре буенча билгеләнгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз