news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе «Казан хəзинəсе» өстәл уенын әзерләде

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе «Казан хəзинəсе» өстәл уенын әзерләде

2024 елда Татар федераль милли-мәдәни автономиясе «Казан хəзинəсе» өстәл уенын әзерләде һәм Россия төбәкләренә таратты. Бу хакта Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Уен фольклор материалы нигезендә гаилә өстәл уены форматында ясалган. Комплектка уен кыры, шакмаклар һәм кубик, «хәзинәләр» тулы сандык, уенның кагыйдәләрен, юл күрсәткечен, татар халкының әкиятләрен һәм легендаларын үз эченә алган татар һәм рус телләрендәге кушымта кергән. Әлеге уенны бер үк вакытта дүрт кеше уйный ала. Уен бик матур һәм мавыктыргыч булып чыккан.

Проектның авторлары – Миләүшә Шәрәпова һәм Светлана Федорова. Рәссамы – Әлфия Йосыпова.

«Үз тамырларыңа һәм мәдәниятеңә мөрәҗәгать итү бүгенге көндә аеруча актуаль, үткәннәрдән башка киләчәкнең булмавы һәркемгә билгеле. Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең күп кенә проектлары нәкъ менә шушы максаттан чыгып гамәлгә ашырыла һәм өлкәннәр арасында да, яшь буында да хуплау таба», - дип искәртте Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Мәгълүмати белешмә.

«Татар федераль милли-мәдәни автономиясе» иҗтимагый оешмасы гражданлык җәмгыятенең абруйлы институты санала, ул иҗтимагый-сәяси тормышның күп кенә өлкәләрендә татарларның мәнфәгатьләрен тәкъдим итә, хакимият органнары белән үзара бәйләнешне үстерә һәм ныгыта, конференцияләр һәм белем бирү программалары үткәрә, грант проектларын гамәлгә ашыра һ.б.

Россия Федерациясе субъектларында яшәүче ватандашларыбыз белән эшләү, атап әйткәндә төбәк оешмалары, методик үзәкләр, якшәмбе мәктәпләре, китапханәләргә (һ.б.) мәгълүмати, консультацион һәм методик ярдәм күрсәтү; үсеп килүче буынны үзенең этник тарихы, мәдәни-тарихи традицияләре һәм рухи-әхлакый нормалары үрнәкләрендә тәрбияләү Татар федераль милли-мәдәни автономиясе эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше санала.

Бүгенге көндә Татар федераль милли-мәдәни автономиясе 40 – төбәк һәм 7 җирле татар милли-мәдәни автономиясен берләштерә (Россиянең барлыгы 47 субъектында).

Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең эшчәнлеге милли үзенчәлекне саклау, телне, мәгарифне, милли мәдәниятне үстерү, Россия Федерациясендә яшәүче татарлар белән мәдәни элемтәләр урнаштыру мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлдерелгән. 2007 елдан башлап Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, федераль, төбәк бәйгеләре һәм программаларында катнашып, грант акчаларын җәлеп итү буенча даими эш алып бара. Әлеге проектлар ярдәмендә балалар өчен «Куян күчтәнәче» аудиоальбомы; «Татар теле - күңелем теле» уку комплекты; этномәдәни материалларны үз эченә алган «Халкым мирасы» аудиоколлекциясе; курчак театры форматындагы «Әбием әкиятләре» уен комплекты (һ.б.) әзерләнде, нәшер ителде һәм Россия төбәкләрендә таратылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100