news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды

Аның урынбасары Татарстан халыклары Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов булды.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды
архив/Рамиль Гали

(Казан, 15 март, "Татар-информ", Гөлнар Гарифуллина). Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе булып янә Илдар Гыйльметдинов сайланды. Бүген IX хисап-сайлау конференциясендә делегатлар аңа тавыш бирде.

Автономияне гамәлгә кую съезды Казанда 1998 елның 20 маенда үтте. Аның составында - Россиянең 37 төбәге һәм 2 җирле милли-мәдәни автономиясе.

Автономия советы составына 39 кеше сайланды. ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Илдар Гыйльметдинов җитәкчелегендә зур эшләр башкарылганын билгеләп узды. "Мин, Милли шура рәисе буларак, аның кандидатурасын тәкъдим итәм", - диде.

Делегатлар ачык тавыш бирү юлы белән бертавыштан Илдар Гыйльметдинов кандидатурасын яклап чыкты. Аның урынбасары Татарстан халыкларының Дуслык йорты директоры Ирек Шәрипов булды.

Илдар Гыйльметдинов башкарма комитет җитәкчесе итеп Миләүшә Шәрәпова кандидатурасын хуплауларын сорады. Делегатлар аның белән килеште. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100