news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар эстрадасында аранжировка проблемасы - тиешле кадрларны әзерләмәүдә

"Казанда, Татарстанда, Рәсәйдә андый әйбергә бөтенләй укытмыйлар", - ди халыкара конкурслар лауреаты, музыкант Илгиз Мөхетдинов.

Татар эстрадасында аранжировка проблемасы - тиешле кадрларны әзерләмәүдә
Салават Камалетдинов

(Казан, 21 декабрь, “Татар-информ”). Татар эстрадасында аранжировка проблемасы бик кискен булып тора, дип саный халыкара конкурслар лауреаты, музыкант Илгиз Мөхетдинов. Аның фикеренчә, моның төп сәбәбе – Татарстанда һәм Россия күләмендә бу өлкәдә тиешле кадрларны эзерләмәүдә.

Бу хакта ул “Интертат” электрон газетасына “Шәһәрчеләр” проекты кысаларында биргән интервью вакытында әйтте.

“Аранжировщиклар күп алар”, – ди Илгиз Мөхетдинов, – “тик менә яхшысы – укымышлысы, үз эшен белә торганы аз. Укыганмы-юкмы – үзен аранжировщик дип атаучы кешеләр күп. Дөрес әйткәндә Казанда, Татарстанда, Россиядә дә андый әйбергә бөтенләй укытмыйлар”.

Илгиз Мөхетдинов фикеренчә, Казанда затлы аранжировканы ясый торган белгечләрләр – Зөлфәт Вәлиуллин һәм Марат Мухин. “Ләкин алар, әлбәттә, бөтен кешегә өлгермиләр. Эстрадабыз зур бит. Шул кадәр кешегә эшләргә нинди вакыт җитсен?! Зур эш ул. Шул кадәр күп аның нюанслары. Вакыт һәм түземлек кирәк”, - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100