news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар эстрадасы йолдызы Раяз Фасихов - “Спорт FM Казань” радиостудиясендә

Җырчы егетнең күңел көзгесе радиоэфирда чагылачак

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”). Казанда 15 нче тапкыр “Татар җыры” фестивале уздырылу уңаеннан, кичә “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында республиканың төп ММЧ вәкилләрен күпләп җыйган матбугат конференциясендә катнашкан җырчы Раяз Фасихов белән соңыннан аерым әңгәмә уздырылды.

31 яшьлек Балтач егете Раяз Фасиховның  “Татар җыры” фестиваленнан хәзергә 2 “Алтын барс” сыны бар (2009 һәм 2013 елларда бирелде).

Егет исә Арча педагогия көллиятендә белем алган, 2008 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын тәмамлаган, соңыннан Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтына укырга кергән. Арчада укыган вакытында Раяз Фасихов Марсель Фәйзрахманов җитәкчелегендәге «Арча егетләре» ансамблендә гармунчы була, җырлый. Укуын тәмамлагач, Айдар Фәйзрахманов аны үз төркеменә чакыра. Анда 3 ел эшләгәннән соң «Барс-Медиа» Раязга соло проекты тәкъдим итә.

Җыр сәнгатенә мөкиббәннәр Раязның Илһам Шакиров, Венера Ганиева кебек күренекле җырчылары белән башкарган дуэтларын хәтерли торгандыр. Шулай ук Раязга “Язмыш шуклыгы” фильмында төшү бәхете тигән.

Аерым алганда, “Спорт FM Казань” радиосының “Татар-информ” агентлыгында урнашкан студиясендә Раяз Фасихов эстрадада ничек итеп үрләр яулавы, максатка ирешүдә спортның, сәламәт тормыш рәвеше алып баруның нинди роль уйнавы турында кызыклы итеп сөйли. Шулай ук үзенең автоспорт, волейбол, балык тоту белән мавыгуы, беренче музыкаль “тренажер залы” һәм анда беренче “тренеры” Венера Ганиева турында серләрен бәян итә.

Җыр сәнгате белән генә чикләнеп калмастан, спортны да үз итүе, бу өлкәдә әлегә ирешмәгән хыяллары һ.б. турында татар эстрадасы йолдызы Раяз Фасихов белән әңгәмә кышның беренче аенда, төгәлрәге, киләсе дүшәмбе, 1 декабрь 13.00 сәгатьтә, республикада 91,9 FM ешлыгында тапшырыла торган “Спорт FM Казань” радиосында “ГТО-шоу” мәгълүмат-күзәтү сәгатендә эфирга чыга.

Яңа гына старт алган әлеге тапшыруның беренче кунагы - ТР Дәүләт Советы Рәисе, ТР Волейбол федерациясе һәм ретро автомобильләр клубы президенты Фәрит Мөхәммәтшин белән әңгәмәне исә бүген шушы ук вакытта тыңлап була.

Искәртеп үтәбез: "ГТО-шоу"да спорт, сәясәт, мәдәният, бизнес һ.б. өлкәләрдә уңышка ирешкән кешеләр кунак буларак чакырыла. Программаны 13.00-14.00 сәгатьләрдә дүшәмбе - җомга тыңларга мөмкин.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100