news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар эстрадасы йолдызлары вокзалда чыгыш ясаячак

Тамашачылар Татарстанның танылган артистлары Айдар Габдинов, Алинә Шәрипҗанова, “Зөләйлә” төркеме һ.б. чыгышларын карый алачак.

Татар эстрадасы йолдызлары вокзалда чыгыш ясаячак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 11 сентябрь, “Татар-информ”). Шәһәр яны вокзалының Казан1 станциясе мәйданында “Пассажир көне” акциясе кысаларында татар эстрадасы йолдызлары концерты узачак. Бу хакта “Содружество” пассажирлар компаниясе хәбәр итә.

Артистлар беренче тапкыр вокзалда мондый акциядә катнаша. Чара 13 сентябрьдә 13.30 сәгатьтә башлана. Тамашачылар Татарстанның танылган артистлары Айдар Габдинов, Алинә Шәрипҗанова, “Зөләйлә” төркеме, халыкара конкурслар лауреаты Ясмин, “Казан” бию ансамбле һ.б. чыгышларын карый алачак.

Акция вакытында шәһәр яны тимер юл комплексы эше турында сораулар бирергә һәм тәкъдим-фикерләр язып калдырырга мөмкин. Керү ирекле.

  • Пассажир көне 11.00-12.00 сәгатьләрдә - Алатырь станциясендә , 15.00-16.00 сәгатьләрдә - Васильево станциясендә, 10.00 -11.00 сәгатьләрдә - Кизнер станциясендә, 08.00 - 09.00 сәгатьләрдә Сарапул станциясендә узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot