news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар эстрадасы йолдызлары “Туплы тамаша” футбол матчында катнашачак

Артистлар Арча стадионында Арча яшьләре белән очрашачак.

Татар эстрадасы йолдызлары “Туплы тамаша” футбол матчында катнашачак

(Казан, 30 июль, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). Дүртенче август көнне сәгать 17:00дә Арча стадионында бер төркем татар эстрадасы йолдызлары Арча яшьләре белән "Туплы тамаша" матчында футбол уйнаячак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә популяр алып баручы, шоумен Фәнил Вакказов сөйләде.

“Эстрада йолдызлары командасында Илнар Сәйфиев, Филүс Каһиров, Венер Сәлимов, Алмаз Шәрифуллин, Илнар Ялалов, Риназ Фазлыйәхмәтов, Булат Нигъмәтуллин, Раяз Фасыйхов, Илшат Вакказов һәм Зөлфәт Фәхретдинов кебек җырчылар, артистлар һәм алып баручыларның катнашуы көтелә”, - диде ул.

“Арча яшьләре командасын Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев җитәкләячәк. Кичке җидедә концерт һәм кичке тугызда дискотека булачак. Бәйрәм салют белән тәмамланачак. Чираттагы уен 13 августта Сабада узачак”, - диде Фәнил Вакказов.

Шоумен сүзләренчә, әгәр дә районнар кызыксынса, киләсе елдан футбол матчы ныклап үткәреләчәк. “Футбол фестивален Татарстанда да эшләп булмас иде микән дигән хыял йөри иде, чөнки күпчелек җырчыларыбыз футбол уйнарга ярата. Татар районнарына барып, дусларча очрашу оештырасы килде”, - ди ул.

Фәнил Вакказов әлеге матчның дуслык форматында үтәчәген әйтте. “Без һәрвакыт дуслык ягында. Арчалар җиңгән командага кубок әзерлибез, диделәр. Миңа калса, артистларны волейбол, футбол мәйданчыгында күрү дә кызык булыр. Спортны артистлар аркылы популярлаштыру җайлырак”, - диде шоумен.

“Районнарда җәй көне концерт-тамаша кирәк, андый мохтаҗлык бар. Бу матч әлегә хәйрия буларак оештырыла, киләчәктә районнар акча бүлеп бирсә, артистларга да гонорар түләрлек итеп, зурлап эшләргә хыял бар”, - дип сөйләде Фәнил Вакказов.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100