news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар эстрадасы йолдызлары республика районнарында концертлар белән чыгыш ясаячак

Концертлар Россия Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.

Татар эстрадасы йолдызлары республика районнарында концертлар белән чыгыш ясаячак
архив/Александр Эшкинин

(Казан, 8 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татар эстрадасы йолдызлары республика районнарында концертлар белән чыгыш ясаячак.

9 мартта Алексеевск һәм Чистай районнарында яшәүчеләргә Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Дәүләт камера хоры, баянчы Айдар Вәлиев һәм Фәридә-Алсу дуэты үз җыр-моңнарын бүләк итә.

11 мартта «Кыю кызлар» дуэты, Татарстанның атказанган артисты Гөлшат Имамиева, Айрат Ганиев һәм Денис Хаҗиев Менделеевск районында чыгыш ясаячак.

12 март көнне «Сәйдәш» бию ансамбле, халыкара конкурслар һәм «Алтын Барс» премиясе лауреаты Роберт Ямгуров, Альбина Латыйпова һәм Оганнес Малхасян Спас районына килә.

13 мартта «Казан кичләре» хореография ансамбле, җырчы һәм гитарачы Салават Табаев, җырчылыр Әмир Әхмәдишин һәм Зөһрә Вәлиуллина Бөгелмә һәм Баулы районнарында яшәүчеләргә үз җыр-моңнарын бүләк итәчәк.

Концертлар 14 мартта төгәлләнә. Бу көнне «Риваять» ансамбле һәм җырчы Фирдүс Тямаев, шулай ук «Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы Казан филармониясе солисты Сиринә Зәйнетдинова һәм поп-җырчы Эльвира Кашапова Аксубай һәм Нурлат районнарында чыгыш ясаячак.

Концертлар Россия Президентын сайлаулар алдыннан Татарстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уза.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100