news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар эстрадасы артистлары Яңа ел ялларында Казан паркларында концерт куя

3 гыйнвар кичендә татар җырчылары «Ак чәчәкләр» бульварында бәйрәм программасы тәкъдим итә.

(Казан, 3 гыйнвар, «Татар-информ»). Яңа ел ялларында Казан паркларында шәһәр халкы һәм кунаклар өчен көн саен иртәдән кичкә кадәр төрле күңел ачу программалары оештырыла. Бүген 17.00 сәгатьтә Казанның «Ак чәчәкләр» бульварында татар эстрадасы артистлары катнашында Яңа ел концерты узачак, дип хәбәр итә мэриянең матбугат хезмәте.

16.00 сәгатьтә Лядской бакчасына «Татлы корольлек» театральләштерелгән тамашасына, Горький паркына «Кыш бабай һәм Кар кызы» бәйрәменә чакыралар.

Кичке бәйрәм программасы шулай ук Тынычлык урамындагы (Дәрвишләр бистәсе), «Крылья Советов», «Калейдоскоп», «Наратлык» паркларында, «Казан» Гаилә үзәге янында да планлаштырылган.

19.00 сәгатьтә «Черек күл» паркындагы шугалакта бәйрәм булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot