news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар эстрадасы артистлары эшләп кайткан акчага оркестр музыкантларына премия биргәннәр

Татар эстрадасы артистлары эшләп кайткан акчага оркестр музыкантларына премия биргәннәр
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллин филармония тарихын искә алып, аның эшчәнлеге турында сөйләде.

«Эстрада элек үз кесәсенә эшләмәгән: зур симфоник коллективларны, опера театры артистларын эстрада артистлары җыеп кайткан акча белән премияләгәннәрен беләм. Документлары бар. Күз алдына китерәсезме?! Теге як акча эшли алмаган, ә татар эстрадасы акча эшләгән. Бу турыда да онытырга ярамый. Бу – тарих», – диде ул «Татар-информ»га биргән әңгәмәсендә.

Аның әйтүенчә, сәнгать дөньясында филармония – иң катлаулы организмнарның берсе.

«Мин моны 20 елдан елдан артык эшләү тәҗрибәсеннән чыгып әйтәм. Өстәвенә, русча әйткәндә, «всеядная организация». Ягъни бөтен әйберне эшкәртә. Бу – аның көче һәм минусы да. Чөнки бөтенесен филармониягә өяләр. Совет чорын алсак, филармония кысаларына эстрада да килеп кергән. Әйе, эстрада опера һәм балет театрында да булган, әмма ул аның белән үзлектән генә шөгыльләнгән», – диде Кадим Нуруллин.

news_right_1
news_right_2
news_bot