Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар эстрадасы артистлары Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Мәңгелек дан» җырын башкарды
Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе проектында Элвин Грей, Алсу, Ренат Ибраһимов, Эльмира Кәлимуллина, Наилә Фатехова катнашты.
(Казан, 7 май, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе «ТНВ» медиахолдингының Мәскәү филиалы белән берлектә Бөек Җиңүнең 75 еллыгына «Мәңгелек дан» проектын әзерләгән. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов хәбәр итте.
Татар эстрадасы артистлары башкарган җырның көен Радик Яруллин һәм Айрат Сафин, сүзләрен Факия Ситдыйкова иҗат иткән.
Җырны Ренат Ибраһимов, Алсу, Эльмира Кәлимуллина, Элвин Грей, Роза Хәбибуллина, Наилә Фатехова, Ренат Лайшев һәм Динә Газалиева башкара. «Фронтта да, тылда да батырлык күрсәткән каһарманнар истәлегенә татар телендәге композиция Россия һәм татар эстрадасы йолдызларының тавышы белән яңгырый», — диде ул.
Видеоклипта танылган җәмәгать эшлеклеләре дә катнашкан. «Татарстан Республикасы халкы, Россия гражданнары шушы бөек бәйрәмгә катнашы булган барлык кешеләр әлеге җырга кушылыр», — дип ышаныч белдерде проект командасы.
«Безнең туган телебездә яңгыраган „Мәңгелек дан“ җыры геройларыбыз Мәхмүт Гәрәев, Әнвәр Чанышев, Кәрим Шакировның һәм күпсанлы халыкларның бөек каһарманлыгын искә алу гына түгел, ә шушы композициягә төрле милләт кешеләренең дә кушылып җырлауларына этәргеч була ала», — дип саный Фәрит Фарисов.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз