news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар эшмәкәрләренең «Сембер» клубы Йолдыз авылындагы гаилә өчен өй сала

Татар эшмәкәрләренең «Сембер» клубы Йолдыз авылындагы гаилә өчен өй сала
Фото: https://tatar-congress.org

Татар эшмәкәрләренең «Сембер» клубы Йолдыз авылына йорт сала. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

«Быел 8 майда даладан килгән янгын Курган өлкәсендәге Йолдыз – Эчкен авылын тулысынча чолгап ала. Әлеге татар авылында 1 меңгә якын кеше яши. Җил бик тә көчле булуы сәбәпле, ут 300 йортны юк итә», диелә хәбәрдә.

Эчкен халкы үзләренең туган авылларын тулысынча аякка бастырырга ниятләгән.Татар эшмкәрләренең «Сембер» клубы шушы изге эшкә үз өлешләрен кертергә – мохтаҗларга ярдәм кулы сузарга җыена.

«Бураны ясый башладык инде. Йортның размеры – 7,5х7,5 метр булачак. Ике катлы өйдә татар гаиләсенә яшәргә уңайлы булыр дип уйлыйбыз. Сентябрь аенда бураны Курган якларына озатырга ниятлибез», ди татар эшмәкәрләре.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100