news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар эшмәкәрләре клубы Саратовта ифтар уздырды

Саратовта «Татар эшмәкәрләре клубы» ассоциациясе ифтар ашы уздырды.

Ифтарга Саратов өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре, татар эшмәкәрләре һәм җәмәгать эшлеклеләре чакырылган иде, дип хәбәр итә Россия Мөфтиләр шурасы.

Ифтар алдыннан мәҗлескә чакырылган кешеләр Коръән аятьләре тыңлады. Аларны Саратовтагы «Шәех Сәед» мәдрәсәсе студенты, хафиз Ясир Додарбеков укыды.

Соңыннан Саратов өлкәсе мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хуҗәхмәтов вәгазь укыды. Ул дин тотучыларга Рамазан аеның кыйммәте турында искәртте, бу вакытның кадерен белергә, Аллаһка гыйбадәт кылуга һәм Коръән укуга күбрәк вакыт бирергә киңәш итте, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100