news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар эшмәкәре янгында милкен югалткан Эчкен фермерларына чәчүлек орлык бирә

Татар эшмәкәре янгында милкен югалткан Эчкен фермерларына чәчүлек орлык бирә
Янгында зыян күргән фермер хуҗалыкларының берсе
Рәмис Латыйпов

Курган өлкәсе Шадринск районы Эчкен авылында чыккан янгында фермерлар милекләрен дә югалткан иде. Фермер, авылның имамы Әхмәдулла Хәбибуллин әйтүенчә, аларга татар эшмәкәре бушлай чәчүлек орлык бирәчәген әйткән.

«Кургансемена» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Марат Нуриевич Исламов килде, ул бушлай бирергә ышандырды. Миңа 30 тонна бодай, 30 тонна - минем күршедәге фермерга, барлыгы 60 тонна. Тагын безнең районда зур-зур хуҗалыклар, алар да әйттеләр, булышабыз, диделәр», - диде Әхмәдулла Хәбибуллин «Татар-информ» журналистына.

Әхмәдулла Хәбибуллин 8 майда чәчүгә чыгарга җыенган булган. Нәкъ шул көнне иртән янгын чыгып, орлык складлары, ашламалар, бәрәңге саклау урыны, ургыч (жатка), комбайн җыйгычы (подборщик), тагылмалар, чәчкечләр, культиваторлар янган.

«Чаллыдан алып килделәр дискатор (дисклы тырма - ред.), бер мәртәбә дә кулланмадым, ул да харап булды», - диде фермер.

Әхмәдулла Хәбибуллин ярдәм итүчеләргә рәхмәт әйтте. «Зур рәхмәт Татарстанга, булышалар. Бигрәк тә, Татар конгрессы, 15 минут саен элемтәдә, Марс Тукаев (Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары) булдыра, безнең егет. Бездә булганы бар. Васил Шәйхразиев белән бергә эшлибез. Бергәләшеп, авылыбызны, олы авылны күтәрербез», - диде ул.

Фермер, имам бу фаҗигане дин кушканча кабул итәргә өндәде.

«Аллаһы Тәгаләнең сынавы бу, сынауны без лаеклы үтәргә тиешбез. Тырышабыз. Сабырлык бирсен», - диде Әхмәдулла Хәбибуллин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100