news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар эшмәкәрләре җыены "Алабуга" икътисади зонасында уза

Форумда Татарстан районнары, Россиянең 37 төбәге һәм 10 илдән 200 делегат катнашачак.

(Казан, 30 ноябрь, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). Бүген Татарстанның Алабуга шәһәрендә татар эшмәкәрләре катнашында XII «Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре» форумы узачак.  Бөтендөнья татар конгрессы оештырган форумда бу юлы Татарстан районнары, Россиянең 37 төбәге һәм 10 илдән 200 делегат катнашачак.

Татар эшмәкәрләрен «Алабуга» махсус икътисади зонасы эшчәнлеге һәм мөмкинлекләре белән таныштыру көтелә. Алар биредәге предприятиеләрне караячак.

Төштән соң «Алабуга» икътисади зонасының административ бинасында Татарстан җитәкчелеге катнашында пленар утырыш үтәчәк. Эре эшмәкәрләрнең продукцияләрен тәкъдим иткән күргәзмә дә оештырылачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot