news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар эшмәкәре үзенең туган авылында күп балалы гаиләләр өчен бушлай йорт төзи

Әлеге йортларны арендалау бушлай булачак, йортта яшәүчеләргә бары тик электр өчен генә түләргә туры киләчәк.

Татар эшмәкәре үзенең туган авылында күп балалы гаиләләр өчен бушлай йорт төзи
Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге

(Казан, 15 июнь, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта яшәүче эшмәкәр Камил Хәйруллин туган ягы — Чиләбе өлкәсе Солтан авылында күп балалы гаиләләр өчен йортлар җиткерә. Әлеге проект «Авылда эш» дип атала. Хәзер анда авыл хуҗалыгы һәм сыр җитештерү үсеш алган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Проектның асылы — күп балалы гаиләләрне авылга җәлеп итү. Бу проект өчен йорт төзү планлаштырыла, аның мәйданы балалар санына бәйле булачак. Аренда бушлай булачак, йортта яшәүчеләргә бары тик электр өчен генә түләргә туры киләчәк.

Моннан тыш, мондый категориядәге гаиләләргә хуҗалык алып бару өчен каралты-кура корылмалары төзүдә дә ярдәм итәчәкләр. Шулай ук гаиләләргә күченү чыгымнарына компенсация ясаячаклар, кирәкле җиһазлар һәм терлек алу өчен процентсыз ссуда бирәчәкләр.

Ләкин авылга күченү өчен кайбер кагыйдәләр бар. Гаиләдә дүрт баладан да ким булмаска, алар 8 яшьтән дә зуррак булмаска, әти-әниләрнең начар гадәтләре булмаска тиеш.

Шулай ук аларның авылда яшәү тәҗрибәсе һәм авыл шартларында хуҗалык алып барырга әзер булырга тиеш. Шулай ук әти-әниләргә мәҗбүри таләп — алар хөкем ителмәгән булырга тиеш. Гражданлык мөһим түгел.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100