news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татар энциклопедиясенең 2нче томы тиздән сатуга чыгачак

Татар энциклопедиясенең 2нче томы тиздән сатуга чыгачак

(Казан, 13 июль, «Татар-информ», Дания Моисеева). Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты директоры урынбасары Гомәр Сабирҗанов әйтүе буенча, июль ахыры-август башында Татар энциклопедиясенең рус телендә 2нче томы дөнья күрәчәк.

«Идел-Пресс» нәшриятында бастырыла торган әлеге томда «Г», «Д», «Е», «Ж», «З», «И» һәм «Й» хәрефләреннән башланган материаллар кергән. Китапның күләме — 656 бит. Анда 3150 мәкалә урнашкан. Шуларның 1800е билгеле шәхесләр турында, калганнары тарихи вакыйгаларны, икътисад, мәдәният тарихын һәм фәнни төшенчәләрне яктырта. Энциклопедиядә шулай ук Татарстан җиренең, анда яшәгән халыкларның борынгы заманнан алып бүгенгесенә кадәр тормышы, этнографиясе, гореф-гадәтләренә багышланган мәкаләләр дә киң урын алган. Бу томда шул рәттән Алтын Урда мәдәнияте һәм сәнгате турында бай иллюстрацияле зур язма да урын алган. «Шәһәр төзү» дигән мәкалә дә зур күләмле. Аның эчендә борынгы Биләр, Болгар һәм Җүкәтаудан алып, бүгенге Әлмәт, Бөгелмә, Казан һ.б. шәһәрләрнең төзелеш планнары бирелгән. Томда, элеккечә, язучылар, композиторлар, рәссамнар һәм күпсанлы сәхнә осталары иҗатына багышланган язмалар иллюстрацияләр белән бирелә.

Иллюстрацияләрнең гомуми саны 1200гә якын, шуларның төп өлеше — төсле. Энциклопедиядә аерым сынлы сәнгать темаларына багышланган бизәкле битләр дә бар.

Август башында китап сатуга чыгачак, дип ышандыра Гомәр Сабирҗанов. Аның бәясе, башка төбәкләрдә чыккан энциклопедияләргә караганда, чагыштырмача бик арзан булачак: китап кибетләрендә 250 сум, институтның үзендә — 200 сум (Россия энциклопедиясенең соңгы чыккан томы — 1000 сум). Институт җитәкчеләре фикеренчә, әлеге универсаль фәнни белешмә авыл мәктәпләрендәге укытучыларга, гомумән, Татарстан җире һәм тарихы белән кызыксынучыларга, шулай ук төрле органнарда эшләүче җитәкчеләргә дә һәр көн эш өстәлендә ята торган кулланма булырга тиеш. Сыйфатлы, затлы басма шулай ук Казан бәйрәменә килүче кунакларга да яхшы бүләк булачак.

Татар энциклопедиясенең татар телендәге 1нче томы бу елның ахырында эшләнеп бетәчәк, ә киләсе ел башында нәшриятка биреләчәк. Рус телендәге 3нче том да 2006нчы елның 1нче кварталында дөнья күрер дип көтелә. Энциклопедия барлыгы 6 томлык булачак.

autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100