news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар энциклопедиясен булдыру - Фәннәр академиясенең зур проекты - Мәкъзүм Сәләхов

30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 30 сентябрьдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе үзенең 25 еллыгын билгеләп үтәчәк. Бу көнне Казанда ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев катнашында юбилейга багышланган тантаналы җыелыш була. Шул хакта түгәрәк өстәлдә бүген Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Мәкъзүм Сәлахов әйтте

Ул 1991 елның 30 сентябрендә Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең республикада Фәннәр академиясе төзү турындагы указы чыгуын билгеләп узды.

“Нигездә гуманитария иде. Хәзер академиядә алты институт, 120 ләп академик һәм әгъза-корреспондент бар, алар Татарстанның төрле институтларында, фәнни- тикшеренү үзәкләрендә эшлиләр, – дип билгеләп үтте ул. – Казанның меңъеллыгын уздырганда гуманитарийларның роле зур булды, аларның потенциалы республикага 900 млрд лап инвестицияләр китерде”.

«Юбилейга академиянең Пушкин урамындагы бинасында ремонт төгәлләнәчәк, аңа 50 млн лап акча тотылды. Анда Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты урнашкан. Тел, әдәбият һәм сәнгать институты октябрь аенда К. Маркс урамындагы ремонтланган бинага күчәчәк», – дип сөйләде журналистларга ТР ФА президенты.

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры Искәндәр Гыйләҗев сүзләренчә, Татар энциклопедиясенең рус телендә алты томлыгы чыгу фән өлкәсендә зур казаныш. «Хәзерге вакытта Татар энциклопедиясенең татар телендә дүрт томы чыккан, бишенчесе дә әзерләнеп беткән”, - дип белдерде ул.

Мөһим проект булып Татар энциклопедиясенең онлайн-версиясен әзерләү тора, ди ул. «Бу басма аудио-, фото- һәм видеоматериаллар белән биреләчәк», – дип аңлатты ул.

А. Х. Халиков исемендәге археология институты директоры урынбасары Фаяз Хуҗин соңгы алты ел эчендә коллективның Болгар һәм Зөя шәһәрләре буенча бик зур тикшеренү эшләре алып баруларын шәрехләде «Идел-Урал төбәге археологиясе» җиде томлыгы буенча эш башланды. Безнең белән бу юнәлештә бөтен Идел буе округы, хәтта Коми институтлары да эшли», – дип билгеләп үтте ул.

ТР ФА Семиотика гамәли институтының төп эшчәнлеге, директор урынбасары Ольга Невзорова сүзләренчә,«төрек компьютер лингвистикасын» булдыруга юнәлдерелгән. «Без халыкара төрек компьютер лингвистикасын булдырырга җыенабыз. Казахстан, Кыргызстан, Төркия белән элемтәләребез бар», – дип өстәде О. Невзорова.

ФАнең Гаилә һәм демография үзәге директоры Флүра Илдарханова «Гаилә – милләтнең нигезе» проекты буенча эшләүләрен җиткерде. «Татар мәгърифәтчеләренең гаилә кыйммәтләре һәм тәрбиясе турында биш том чыгардык. Татарстандагы халыкларның гаиләдәге мәдәният һәм диннең үзара тәэсирен, авыллардагы демография торышын өйрәнәбез», – дип билгеләп үтте ул.

Республикада ислам җәмгыятьләренең бүгенге хәлен ФА ында Исламны өйрәнү тикшеренү үзәге алып бара. Директоры Ринат Патеев 2020 елга ТР ислам энциклопедиясен чыгаруны планлаштыруларын әйтеп узды.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100