news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты 25 еллыгын билгеләп үтә

Институт Россия һәм Татарстанда әйдәп баручы энциклопедик учреждение санала.

(Казан, 10 октябрь, «Татар-информ»). Бүген ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты үзенең 25 еллыгын билгеләп үтә. Бу хакта ТР Фәннәр академиясенең рәсми сайты хәбәр итә.

  • 1989 елның 6 сентябрендә ТАССР Министрлар Советы тарафыннан «Татар совет энциклопедиясен әзерләү һәм бастыру турында» карар кабул ителде. Ул СССР Фәннәр академиясенең Казан филиалы Тел, әдәбият һәм тарих институты каршындагы Татар совет энциклопедиясе бүлеген оештыру өчен нигез булды.
  • 1994 елның 3 маенда, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тарафыннан «Күп томлык Татар энциклопедиясен әзерләү һәм бастыру буенча өстәмә чаралар турында» - Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе бүлеген Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты итеп үзгәртү хакында карар кабул ителде.

2014 елда институт коллективы 6 томнан торган «Татар энциклопедиясе»нең рус вариантын язу эшен төгәлләде. Шул ук елда институт Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты итеп үзгәртелде.

Институт Россия һәм Татарстанда әйдәп баручы энциклопедик учреждение санала. Ул төрле фәнни белешмәлекләр һәм фәнни басмалар әзерләү белән шөгыльләнә. 2019 елның октябренә институт коллективы тарафыннан 20дән артык исемдәге энциклопедик һәм фәнни-белешмәлек характерындагы басмалар нәшер ителгән.

Институт 2014 елдан бирле тармак энциклопедияләрен әзерләү юнәлешендә дә актив эшчәнлек алып бара. Шушы вакыт эчендә «Татарстан», «Казахстан татарлары», «Татарстан Республикасының табигате һәм табигый ресурслары» энциклопедияләре, «Татарстан Республикасы торак пунктлары» энциклопедиясенең беренче томы дөнья күрде.

2018 елдан институт Tatarica 2.0 онлайн-энциклопедиясен әзерләү белән шөгыльләнә. Татарстан энциклопедиясенең рус һәм татар телендәге томнары цифрлы форматка күчерелә.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100