Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татар энциклопедиясе институты муниципаль берәмлекләр буенча яңа проект әзерли
«Һәр районны энциклопедия дәрәҗәсенә күтәрү нияте бар», — дип белдерде институт хезмәткәре Лариса Айнетдинова .
(Казан, 28 сентябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты муниципаль берәмлекләргә багышланган энциклопедия чыгару буенча яңа проект әзерли.
Институтның төбәкләрне өйрәнү һәм социомәдәни тикшеренүләр үзәге мөдире, тарих фәннәре кандидаты Лариса Айнетдинова «Татар-информ» агентлыгында матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Торак пунктларга килгәндә, безне кайчак кысынкы язылган дип гаеплиләр. Шуңа күрә без киләчәктә муниципаль берәмлекләргә багышланган энциклопедия булдырып, торак пунктларны тагын да тирәнрәк өйрәнербез дип уйлыйбыз. Һәр районны энциклопедия дәрәҗәсенә күтәрү нияте бар. Безгә Хөкүмәттән дә яңа проект муниципаль энциклопедия булдыруга ярдәм булыр дип ышанабыз», — диде ул.
Аның фикеренчә, «энциклопедия дә гимн, флаг кебек бер атрибутика рәвешендә булырга тиеш». «Һәр районны төрле яклап өйрәнеп, район дәрәҗәсендәге белемнәрне республика дәрәҗәсенә күтәрергә кирәк. Онлайн энциклопедия безгә мәгълүмат таратуда адым ясарга булышачак», — дип белдерде.
Лариса Айнетдинова институтта барлык хезмәтләр ике телдә чыкса да, алар бер-берсен кабатламавын әйтте. «Һәр яңа басма 100 процент кабатлау түгел, без һәрвакыт хаталар өстендә эшлибез, яңа хезмәтләргә яңа мәгълүматлар кертелгән булырга мөмкин. Меңләгән фактта хаталар да чыкмас дип әйтеп булмый. Әйтик, торак пунктлар буенча хезмәтнең татарчасы тагын да тулыланган», — диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз