news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар егетләре “Ак барс” яшьләр мәдәният үзәгендә конкурс узачак

Шәһәр конкурсы финалына 7 укучы чыккан

(Казан, 20 ноябрь, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Иртәгә көндезге 2дә Казанның “Ак барс” яшьләр мәдәният үзәгендә “Татар етеге-2012” шәһәр конкурсы финалы башлана. Конкурсның район турлары аша зур классларда укучы 7 егет финалга чыккан. Шул рәвешле, иртәгә мәктәп, гимназияләр арасында районнары данын якларга чыгачак яшьләргә тәкъдим ителәсе биремнәр татар халкы традицияләре, сәнгате, әдәбияты һәм тарих өлкәләрендәге белемнәрен күрсәтү мөмкинлеге бирәчәк дип санала.

Казан каласы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе, телләрне үстерү һәм иҗтимагый оешмалар белән багланышлар буенча бүлеге тарафыннан оештырылган еллык “Татар егете” конкурсында шушы 7 егетнең берсенә “Конкурс җиңүчесе” исеме бирелә, калганнары “Ватанпәрвәр”, “Тапкыр егет”, “Сөйкемле егет”, “Бию остасы”, “Җыр остасы”, “Баһадир батыр” номинацияләре буенча бүләкләнә.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot