news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татар егетенә кияүгә чыккан мордва кызы Наталья Сабитова үзен татар гаиләсеннән дип саный

Аш-су остасы ханым, үзе белгән кадәр татарча сөйли-сөйли, ризык әзерләү буенча осталык дәресләре дә уздыра.

(Казан, 30 ноябрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Мордва белән татар теле арасында охшашлык 25 процентка җитә. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан республикасы мордва милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Наталья Сабитова җиткерде.

“Безнең гаилә - татар гаиләсе. Ирем - Шамил, кызым Полина исемле, - ди Наталья Сабитова. – Гаиләдә аралашу күбрәк рус телендә булса да, татар сүзләрен еш кулланырга тырышабыз. Ирем дә татар җанлы, кызыбыз татар дәресләренә йөри. Телне ныграк белү өчен, мәктәпкә генә таянырга ярамый, шуңа күрә татар театрлары, концертларына да гаиләбез белән йөрергә тырышабыз. Татар китапларын укыйбыз. Мин тукландыру өлкәсендә эшлим. Безгә туристлар күп килә, шуңа күрә Татарстан җирендәге милли ризыкларга өстенлек бирелә. Татарның популяр саналган токмачлы аш, өчпочмак, гөбәдия, чәкчәк кебек ризыкларын әзерләү буенча кунакларга осталык дәресләре - мастер-класслар күрсәтәм. Чит өлкәләрдән килгәннәргә бу проектларыбыз бик ошый. Милли ризыкларны да яратып ашыйлар. Кунакларга татар телендә дә дәшеп куйсаң, күңелләре булып китә. Үзем белгән, гаиләмдә еш куллана торганнарын татар сүзләрен сөйли-сөйли, мастер-класслар уздырам”.

Наталья Сабитова күп телләр белү, кешенең мәдәниятен, тормышка карашын киңәйтә, дип саный. “Ничек инде ул, Татарстанда яшәп, җирле халыкның телен өйрәнмәскә мөмкин. Мин үз мордва телемне дә онытмыйм, иремне дә, кызымны да тел үзенчәлекләре белән таныштырам. Безнең мордваларның ике этник төркем: мукшы һәм эрзя телләре бар. Мин менә эрзя теленең нечкәлекләрен кечкенәдән өйрәндем. Татар теле белән охшаш сүзләр күп бит. Бәлкем татар телен өйрәнүе миңа шуңа да җиңелрәк булгандыр”.

Белешмә: Наталья Сабитова 1984 елның 15 декабрендә Чувашиянең Порец районы Напольное авылында туган. Туган авылында урта белем ала. Мордва (эрзя) теленең грамматикасын тирәнтен өйрәнә, район һәм республика олимпиадаларында актив катнаша, призлы урыннар яулый. Төрле телләргә хирыслыгы бала чактан ук килә.

Биш яшеннән “Умарина” мордва ансамблендә чыгышлар ясаган. Югары белемне Чуваш республикасының дәүләт авыл хуҗалыгы академиясендә алган.
Казанга килеп яши башлавына берничә генә ел булуга карамастан, татар гореф-гадәтләрен тирәнтен үзләштерергә өлгергән. Төп хезмәт урыны - тукландыру өлкәсе. Татар милли ашлары әзерләү буенча “шеф-оста” дигән исемгә дә лаек дип табылган.


 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100