news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар егете Юлдаш Ягъфәров Сингапурда тавыш биргән

Юлдаш Ягъфәров Сингапурда халыкара компаниядә программачы булып эшли.

 (Казан, 18 сентябрь, "Татар-информ", Алсу Исмәгыйлева). Казан егете, NFM-Technologies компаниясендә программачы булып эшләүче Юлдаш Ягъфәров Россия Дәүләт Думасына депутатлыкка кандидатлар өчен тавышын Сингапурдагы Россия илчелегендә урнашкан 8268 санлы сайлау участогында биргән.  



Сайлаудан чыккач, Юлдаш Facebook социаль челтәрендәге аккаунтында "Гражданлык бурычымны үтәдем!" - дип язып чыккан.

Юлдаш Ягъфәров - татар галиме Рәшит Ягъфәровның улы, кинорежиссер, Татарстан кинематографистлары союзы рәисе Илдар Ягъфәровның энесе. 

news_right_1
news_right_2
news_bot