news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татар егете Удмуртия Хөкүмәте премиясенә лаек булган

Айдар Удмуртиядә гомер итүче татарларны танытырга хыяллана.

Татар егете Удмуртия Хөкүмәте премиясенә лаек булган
yanarysh.ru/

(Казан, 22 ноябрь, "Татар-информ"). Шушы көннәрдә республиканың музыка көллиятендә белем алучы яшь һәм талантлы татар егете  Айдар Абашев республикакүләм танылган удмурт композиторы Геннадий Корепанов-Камский исемендәге бәйгедә катнашкан. Ул Удмуртия Хөкүмәте премиясенә лаек булган. Бу турыда "Яңарыш" газетасы хәбәр итә. 

Айдар Абашев кечкенәдән сәхнәдә. Җитез, яңалыкка омтылган баланы укытучылары да ярата, бер генә чара да Айдардан башка узмый. Ул - авыл малае, Юкамен районыннан. Ул өч ел элек Ижау шәһәренә күченеп килгән. Республиканың музыка көллиятендә белем ала.

Егет “Яңарыш”, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе уздырган күп кенә милли чараларда катнаша. Район һәм республикакүләм бәйгеләрдә бик теләп катнаша. Халкыбызның яратып башкарган җырларын өйрәнеп, һәр тамашачының күңеленә үтеп керерлек итеп башкара да.

Айдар артист һәм шул ук вакытта Удмуртиядә гомер итүче татарларны да танытырга хыяллана. Казанда югары белем алып, туган ягына кайтып, мәдәният, сәнгать белән яшьләрне кызыксындырырга ниятли.

news_right_1
news_right_2
news_bot