news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татар егете татарча клавиатура эшләгән

“Басма” исемле клавиатурада алты татар хәрефе аерым төймәләрдә урнашкан.

Татар егете татарча клавиатура эшләгән
Салават Камалетдинов

(Казан, 12 февраль, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татарстанда 7 ел дәвамында дизайн һәм медиапроектлар белән шөгыльләнә торган «Теория» дизайн студиясе татарча клавиатура уйлап чыгарган. Аның уртасында “Һ”, “Ү”, “Җ”, “Ө”, “Ң”, “Ә” хәрефләре бар, һәм алар аерым төймәләрдә урнашкан.

“Татарча текстларны җыйганда, бер телдән икенче телгә күчәргә, татарча клавиатура булмау проблемасы белән еш очрашырга туры килде. Шуңа да үзебезгә кагылган проблеманы чишү юлларын эзләргә керештек. Татарча клавиатура ясау идеясе 2-3 ел элек туды. “Басма” клавиатурасы проектын 2016 елның сентябрендә эшли башладык. Хәзер клавиатураның эчке өлеше (микросхема) һәм басма палатасы (печатная палата) әзер. Детальләр, төймәләр һәм махсус корпус төрен тулысынча эшләп бетерергә кирәк әле. Хәрефләр бер тәртип буенча гына тезелеп төшкән. Бераздан араларын киңәйтеп эшлисем килә. Казахстанлылар да үз клавиатураларын булдырганнар. Кызганыч, мин алар белән элемтәгә керә алмадым.”, - ди “Теория” дизайн студиясе җитәкчесе Илдар Әюпов.



Татарча клавиатура гадәти клавиатуралардан әллә ни аерылмый. Бары тик аның уртасында “Һ”, “Ү”, “Җ”, “Ө”, “Ң”, “Ә” хәрефләре бар. Бу хәрефләр аерым төймәләрдә клавиатураның уртасында урнашкан, чөнки хәрефләрне җыйганда уң һәм сул кул чикләре шунда була. Шулай ук “Басма”да нокта һәм өтер өчен дә аерым төймәләр табылган. Shift+Alt төймәләренә басарга кирәк булмаячак.

“Дизайн студиясендә татарча проектлар эшлибез. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен татар теле дәреслекләрен, “Сәлам” язу дәфтәрен ясадык. Безнең өчен эшчәнлек барышында иң зур проблема - татар текстларының авыр җыелуы. Татар хәрефләре кирәк булган саен махсус төймәләргә басарга кирәк иде. Хәзер “Басма” клавиатурасы белән проектларны тиз арада һәм бик җиңел башкарып чыгабыз”, - ди Илдар Әюпов.



Татарча клавиатураны җитештерү линиясе Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә урнашкан. Аны башкарып чыгар өчен биш ай вакыт һәм 1 миллион сум күләмендә акча сарыф ителгән. Бүген “Басма”ны тулысынча эшләтеп җибәрү өчен “Теория” дизайн студиясенә ярдәм итәргә әзер булучы иганәчеләр дә табылган.

Татарча клавиатура, гади клавиатура кебек, автоматик рәвештә эшли. “Басма”ның якынча бәясе 2000-3000 сум тирәсе булыр, дип көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100